Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Үзләре - туксанда, күңелләре унсигездә!

Районыбыз озын гомерле кешеләргә бай. Әле менә тагын 13 гыйнварда Гайнелхәят Фазлиева белән Бадыйглҗамал Мифтаховага 90 яшь тулды. Гайнелхәят апа Тымытык авылында туган. 12 ел ветеринар белгеч булып эшли, районда ул аяк басмаган бер генә колхоз да калмый. Тырыш хезмәте өчен Мактау грамоталары, медальләр белән бүләкләнә. 1947 елда Сәет Шәнгәрәев...

Районыбыз озын гомерле кешеләргә бай. Әле менә тагын 13 гыйнварда Гайнелхәят Фазлиева белән Бадыйглҗамал Мифтаховага 90 яшь тулды.


Гайнелхәят апа Тымытык авылында туган. 12 ел ветеринар белгеч булып эшли, районда ул аяк басмаган бер генә колхоз да калмый. Тырыш хезмәте өчен Мактау грамоталары, медальләр белән бүләкләнә.
1947 елда Сәет Шәнгәрәев белән гаилә кора. Әмма ир рәхәтен 19 ел гына татырга туры килә, Сәете вафат булганда кече улына бары 1 яшь була. Гайнелхәят апа сыгылып төшми, биш малаен да кеше арасында ким-хур итми үстерә. Бүген кечесе - Айдары белән сугышчы тол хатыны буларак алган фатирында көн күрә.
-Саны гына куркыныч - 90, ә болай күңел һаман яшь әле! Улларым да, киленнәрем дә әйбәт, тормыштан бик кәнәгатьмен, - ди ул.
Карамалы авылында туган Бадыйглҗамал апаның язмышы да аныкыннан әллә ни аерылмый. Ул да гомере буе туган колхозында тырыш хезмәт куйган, Мәбарәкша Гәрәев белән 52 ел тату гомер кичереп, дүрт бала үстергәннәр.
Бадыйглҗамал апаның уң ягын паралич суккан булса да, гел хәрәкәтләнергә тырыша.
-Җиң сызганып, умыртып эшлисем килә, аяк-куллар гына тыңламый, - ди ул көчле чакларын сагынып.
Балалары һәрберсе үз өйләрендә чиратлап карасалар да, әниләренең олуг юбилеена Карамалыга - туган нигезгә җыйналып кайтканнар. Мондагы пөхтәлеккә, чисталыкка, тәртипкә хәйран калырлык.
Юбилярларның икесенә дә бала югалту кайгысын да кичерергә туры килгән. Сугыш чорының бар авырлыгын үз җилкәләрендә күтәргән, аннан соң хуҗалыкларны торгызуда армый-талмый эшләгән бу олуг затларыбыз чын-чынлап хөрмәткә һәм мактауга лаек. Күркәм бәйрәмнәре белән котлап, аларга "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры урынбасары Фәүзия Бакирова Татарстан Республикасы Президентының һәм Азнакай муниципаль район башлыгының котлауларын, бүләкләр тапшырды һәм алга таба да елларга сер бирми яшәүләрен теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Үзләре туксанда, күңелләре унсигездә!