Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Үзлекәйгә җан өреп...

Актүбә осталары эшләгән сувенирлар Азнакай данын еракларга таратты. Чит җирләргә барсак та, үзебезгә  мәртәбәле кунаклар килгәндә дә истәлеккә дип   районыбызның визит карточкасы саналган Актүбә уенчыкларын бүләк итәбез.

Чөнки аларда җирлегебез халкының милли багланышы, яшәеше, табигатенең күркәм байлыгы чагылган. Башкалабыз Казанда булсынмы, Татарстандагы күрше-тирә районнар, чит республикаларга барып чыккач кибетләрдә Актүбәдә эшләнгән сувенираларны күрү үзенә бер горурлык уята.   

-Максатыбыз-кул эшләре осталары әзерләү, аларга эшмәкәрлек белән шөгыльләнүгә юл ачу,-ди Ильсияр Фаил кызы Салахова.-Сүз дә юк, кул эшләре сәнгатенең чын  остасы булып җитү өчен кимендә өч ел кирәк. Бу-зур сабырлык, үҗәтлек һәм саекмас иҗат, туктаусыз эзләнү таләп иткән шөгыль.

 Татар милли нәкышләр белән беррәттән башка төр милләтләр бизәкләре, йолалары чагылган эшләнмәләр дә тудыралар. Әлеге өлкәдә төрле халыклар иҗаты өйрәнелә, тәҗрибә уртаклашып сувенирлар предприятиеләренә юл чыгыла.

 Сувенирлар ясау өчен махсус материалы да кирәк бит әле. Теләсә кайда бардыр кебек тоелган шул үзлекәйне генә дә эзләргә, яраклысын табарга кирәк. Чимал хәзер бик кыйммәт тора. Конкурентлар да җитәрлек, чөнки хәзер һәркем үзенә яшәү чыганагы эзли, осталык-сәләтенең файдасын күрергә тырыша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев