Залогсыз 1 миллион сум
Яңалык кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү максатыннан кертелгән.
ТР Икътисад министрлыгы хәбәр итүенчә, эшмәкәрләр өчен займ күләме 1 миллион сумга кадәр арткан. Әлеге сумманы алу өчен залог та кирәкми. Яңалык кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү максатыннан кертелгән. Ташламалы займны ел ахырына кадәр 7,5 процент ставкасы белән җаваплы физик зат (поручитель) һәм “ТР Гарантия фонды” булышлыгы белән алырга мөмкин. Финанс ярдәм турында тулырак мәгълүмат – 524-90-90 номеры буенча. Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды белгечләре дә Казан шәһәре, Петербург урамында урнашкан “Эшмәкәр йортында” кирәкле консультациянебирергә, борчыган сорауларга җавап табарга ярдәм итәләр.
Фото pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев