Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ҖӘМГЫЯТЬ

Законсыз аракы сатучыларны җәза көтә

ТР ның Әлмәт территориаль дәүләт алкоголь инспекциясе Азнакай районы эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә  спиртлы эчемлекләр сатуда закон таләпләрен бозуны кисәтү һәм шундый фактларны ачыклау максатында әледән-әле рейдлар үткәреп торалар.

Соңгы рейд барышында Мәнәвез авылында һәм Азнакай шәһәрендә машинадан аракы саткан таксистлар тоткарланды. Элек тә мондый очракларның булуы ачыкланып, закон бозучылар тиешле җәзасын алган иде инде. Әмма бу башкаларга сабак булмаган. Шәһәрдә балигъ булмаган балаларга спиртлы эчемлекләр сату факты да ачыкланып, тиешле чара күрелде. Мәндәй авылында шулай берәү өеннән аракы сатып яткан.

Рейд вакытында ачыкланган барлык фактлар буенча да административ хокук бозу турында беркетмәләр төзелеп, тикшерү алып барыла, экспертиза үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев