Закон үтәлер өчен чыгарыла
"Полиция турынды"гы Федераль Законның 2 нче маддәсе, 1 нче өлеше, 7 нче бүлегендә күрсәтелгәнчә, полиция эшчәнлегендәге төп юнәлеш булып юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү тора. РФ ЭЭМ ның 2009 ел, 2 мартында чыгарылган 185 нче әмере белән эчке эшләр органнарының юл хәрәкәтендә катнашучыларның куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүләренә күзәтчелек итүен камилләштерү буенча...
"Полиция турынды"гы Федераль Законның 2 нче маддәсе, 1 нче өлеше, 7 нче бүлегендә күрсәтелгәнчә, полиция эшчәнлегендәге төп юнәлеш булып юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү тора.
РФ ЭЭМ ның 2009 ел, 2 мартында чыгарылган 185 нче әмере белән эчке эшләр органнарының юл хәрәкәтендә катнашучыларның куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүләренә күзәтчелек итүен камилләштерү буенча административ регламент расланды. Аның 63 нче бүлеге нигезендә, түбәндәге очраклар хезмәткәрләргә транспорт чараларын туктату өчен җирлек булып тора:
-юл хәрәкәте куркынычсызлыгы таләпләрен бозу күз күреме белән яки техник чаралар кулланып ачыкланганда;
-машина йөртүчеләр, пассажирларның юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозуга, җинаятьләргә, административ хокук бозуларга катышлары булуы турындагы хәбәр алынганда;
-транспорт чарасының хокук бозуга катышы, йөртүчесенең җинаять шаһиты булуы, машинаның эзләүгә бирелүе турында хәбәр алынганда;
-юл хәрәкәтендә катнашучыны шаһит сыйфатында файдаланганда;
-күрсәтмә-көйләү хәрәкәтләрен үтәгәндә;
-транспорт чараларын файдалану хаҗәте туганда;
-машина йөртүче юл хәрәкәтендә катнашучыларга яки полиция хезмәткәрләренә ярдәм күрсәтү өчен кирәк булганда;
-эчке эшләр органнары җитәкчеләре, махсус чаралар уздыру идарәсе органнары күрсәтмәсе белән транспорт чараларын, алардагы йөкләр, пассажирларны тикшергәндә.
Транспорт чараларыннан файдалануга һәм идарә итүгә хокук бирүче документларны тикшерү, шулай ук машина йөртүче һәм пассажирларның шәхесен ачыклау бары тик ДПСның стационар пунктларында гына башкарыла.
Соңгы абзацка аерым игътибар бирелүнең сәбәбе шунда, ЮХИДИ хезмәткәрләре торак пунктларында машина туктатуларының сәбәбен еш кына документ тикшерү белән аңлаталар. Моңа аларның хокукый нигезләре юк.
А.ГАЙФУЛЛИН, прокурор ярдәмчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев