Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Йөз сызыклары

Маңгай - кешенең психикасына ишарә. Аркылы сырлар (сызыклар) курку, гаҗәпләнүне, ә кайвакыт мин-минлекне белгертә. Буй сырлар кайгы-хәсрәт, күп күргәнне аңлатыр. Аркылы сырлар буй сырлар белән катнаш булганда - иза чигү, ярдәмчесезлек, кайгы-хәсрәт билгесе. Бу - меланхоликларга хас сыйфат. Битнең ян-яклары матдәләр алмашы һәм бүлеп чыгаруны күрсәтә. Маңгайның югары өлеше -...

Маңгай - кешенең психикасына ишарә. Аркылы сырлар (сызыклар) курку, гаҗәпләнүне, ә кайвакыт мин-минлекне белгертә. Буй сырлар кайгы-хәсрәт, күп күргәнне аңлатыр. Аркылы сырлар буй сырлар белән катнаш булганда - иза чигү, ярдәмчесезлек, кайгы-хәсрәт билгесе. Бу - меланхоликларга хас сыйфат.
Битнең ян-яклары матдәләр алмашы һәм бүлеп чыгаруны күрсәтә.
Маңгайның югары өлеше - бәвел куыгы эшчәнлеге өчен җаваплы.
Баш түбәсе - нечкә эчәк, чигә - туры-юан эчәк, чигә арты, колак арты - бавырның хәлен күрсәтә.
Чигә өсте (колак өсте) - талак эшчәнлеген чагылдыра.
Борынның уртасы - ашказаны турында сөйли. Борын очы - ашказаны асты бизенең хәлен, борын тишекләре өсте - үпкә һәм бронхлар хәлен күрсәтә.
Кашлар - бөер, күкәйлек һәм күкәйләр өчен җаваплы.
Сул күз агы - талак, бавыр һәм үт куыгы.
Уң колак - уң бөер, сул колак - сул бөер өчен җаваплы.
Күз әйләнәсе - юан эчәк, яңак үпкәне белдерә.
Авыз - бөтен ашказаны-эчәк системасы эшен күрсәтә.
Авыз яны - җенес органнарының халәтен чагылдыра.
Тыгыз һәм кыска муен - акыллылык билгесе. Кан тамырлары авыруы булуы мөмкин. Үпкәсе авыру булса (астма да), авыру ягының муены тагын да юанрак булыр.
Озын ябык муен - нервлары тузган кешенеке, әгәр дә веналары кабарып торса, ул кеше мәгънәсез, «төпсез», психикасы «тузган» булыр. Муены алга авыш торса - укымышлы, әмма төпсез-усал булыр. Муены уңга авыш - димәк, акылы үзенә генә хезмәт итә (себе на уме). Муены сулга авыш - алдакчы булуын белгертә.
Башын югары күтәреп, муенын артка кәкрәйтеп йөрсә - тәкәббер һәм мин-минлекле булыр.
Арт чүмечен тотучан булса - сак эш итүчән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Йөз сызыклары