Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Юынтык суга батасың килмәсә, әҗәтеңне түлә

Бүгенге көндә торак-коммуналь хезмәтләр өчен район буенча 89 млн сумга, шәһәр буенча 54 млн сумга якын әҗәт җыелган. 1 июньнән идарәче оешмалар бу юнәлештә комплексы эшли башладылар. Хәзер әҗәтеңне вакытында түләмәсәң, юынтык суыңны агыза алмаячаксың, чөнки канализация торбасына чикләгеч җайланма урнаштырылачак. Торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты хәбәр итүенчә, моның өчен суд карары...

Бүгенге көндә торак-коммуналь хезмәтләр өчен район буенча 89 млн сумга, шәһәр буенча 54 млн сумга якын әҗәт җыелган. 1 июньнән идарәче оешмалар бу юнәлештә комплексы эшли башладылар.

Хәзер әҗәтеңне вакытында түләмәсәң, юынтык суыңны агыза алмаячаксың, чөнки канализация торбасына чикләгеч җайланма урнаштырылачак. Торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты хәбәр итүенчә, моның өчен суд карары да, әҗәтленең фатирына керү дә, су белән тәэмин итүне өзү дә таләп ителми.

Россия Федерациясе хөкүмәтенең 354 нче карары нигезендә әҗәтле кешегә 30 көн һәм 3 тәүлек кала чикләү турында хәбәр ителә. Шул вакыт эчендә торак-коммуналь хезмәтләр өчен әҗәт түләнмәсә, шәхси чикләү җайланмасы урнаштырыла. Чикләү әҗәт түләнгәннән соң 48 сәгать эчендә яки заказчы таләбе буенча иртәрәк алына.

Чикләгеч җайланма монтажланганнан соң даими тикшерелеп торылачак, сафтан чыгарылганда алыштырылачак.

Әлеге чара кулланучыларны торак-коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләргә этәрәчәк һәм җаваплылык хисен арттыракчак дип исәплиләр департаментта.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Юынтык суга батасың килмәсә, әҗәтеңне түлә