Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Юлда булсаң бул өлгер, юл кагыйдәләрен бел!

Россиядә уку йортларына юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүне йөкләтүче күп кенә норматив документлар булса да, нәтиҗәләр шуны күрсәтә: юл-транспорт вакыйгаларының яртысыннан күбесе юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган балалар һәм үсмерләр гаебе белән килеп туа. Бүген шуны әйтергә мөмкин: аварияләрнең күпсанлы булуы балаларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен тиешенчә белмәве һәм юлларда югалып калулары турында...

Россиядә уку йортларына юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүне йөкләтүче күп кенә норматив документлар булса да, нәтиҗәләр шуны күрсәтә: юл-транспорт вакыйгаларының яртысыннан күбесе юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган балалар һәм үсмерләр гаебе белән килеп туа. Бүген шуны әйтергә мөмкин: аварияләрнең күпсанлы булуы балаларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен тиешенчә белмәве һәм юлларда югалып калулары турында сөйли.
Балаларның юл-транспорт вакыйгаларында җәрәхәтләнүен кисәтү юнәлешендә дәүләт автоинспекциясе һәм мәгариф хезмәткәрләре тарафыннан төрле чаралар үтеп тора. «Игътибар, балалар!» айлыгы кысасында уздырылган чаралар да шул максатларны алга куйды.
Статистика мәгълү-матлары күрсәткәнчә, балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләренең иң тыгыз чагы август-сентябрь айларына туры килә. Шуңа да «Игътибар, балалар!» профилактик чаралары аларның юлларда имгәнүләрен кисәтү, урамда йөрү кагыйдәләрен искә төшерү максатын куя. Әлеге акция безнең районда бик күп чараларны үз эченә алып үткәрелде. Шәһәр мәктәпләре аларда аеруча актив катнашты. Мәсәлән, 4нче лицейда, беренче сыйныф укучылары белән берлектә, «Хәвефсез юллар» исеме астында рәсем конкурсы һәм «Мәктәпкә кадәр имин юл» акциясе уздырылды. Юл йөрү кагыйдәләренә багышланган сыйныф сәгатьләре дә монда даими үткәрелеп тора. Айлыкка нәтиҗә итеп, ЮХИДИнең пропаганда буенча инспекторы Илдар Исхаков һәм «БДД программаларын финанслау буенча дирекция» филиалы начальнигы Альмира Сәгъдәтуллина катнашында 1 сыйныф укучылары өчен лицейда «Балачакның бәхетле юлы» дип аталган практик занятие үтте. Илдар Исмәгыйль улы юллардагы хәлләр белән таныштырып китте һәм балаларга үзенең теләкләрен, киңәшләрен җиткерде. Ата-аналарны да балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүдә актив катнашырга, юлларда игътибарлы булырга, кеше гомерләре өчен җаваплылык хисе тоеп яшәргә өндәде. Укучылар төрле биремнәрне дөрес үтәп, юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белүләрен исбатлады.
Шәһәрнең 8нче мәктәбендә дә айлык кысаларында масштаблы эшләр башкарылды. Монда 1999 елдан бирле юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары отряды эшләп килә. Җитәкчесе - Балалар иҗаты үзәге укытучысы Регина Стрих. Отрядка керүче балалар юл йөрү кагыйдәләрен үзләштереп кенә калмый, бәлки актив рәвештә агитация эшләре дә алып бара. ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә шәһәр юлларына рейдка чыгып, юл йөрү кагыйдәләрен бозмауны сорап язган хатларын шоферларга тапшыралар.
Укучылар ел саен үткәрелеп килүче «Хәвефсез тәгәрмәч» конкурсында уңышлы чыгыш ясый. Юл йөрү кагыйдәләрен пропагандалауда юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары отряды агитбригадасы мөһим роль уйный. Театральләшкән тамаша ярдәмендә кечкенә балаларга да кагыйдәләрне өйрәтеп, күрсәтеп була. Быел агитбригада шәһәрнең 1нче («Кыңгырау»), 9нчы («Салават күпере»), 10нчы («Алтынчәч»), 13нче («Миләшкәй») балалар бакчаларында, 7нче мәктәптә чыгыш ясады. Гомумән, саный китсәң, шәһәрдә балалар хәвефсезлеген пропагандалауда бик күп эшләр башкарыла, чөнки җәмгыять, гаилә, мәктәп һәм башкалар бергә кул тотынышып эшләгәндә генә ниндидер эшнең нәтиҗәсе күренәчәк.
Юллар кешеләрне очраштыручы да, бер-берсеннән ерагайтучы да. Әмма ялгышларны гына гафу итми, берәүне дә аямый. Юллардагы машина агымын, кешеләр ташкынын ЮХИДИ хезмәткәрләре тәртиптә тотарга тырыша. Әмма бу гына җитми. Юлда йөргәндә һәркем игътибарлы булырга һәм юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә тиеш. Бүгенге көндә юл-транспорт һәлакәтендә бик күп балаларның гомерләре өзелә. Шунысы күңелгә бигрәк тә авыр...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Юлда булсаң бул өлгер, юл кагыйдәләрен бел!