Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Юбилеегыз белән!

Хөрмәтле мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре! Сезне истәлекле дата-мәшгульлек хезмәтенә 25 ел тулу белән чын күңелдән котлыйм! Шәһәребезнең бүгенге мәшгульлек үзәге дә заманча җиһазландырылган, куәтле мәгълүмати ресурска ия, күптөрле белешмәләр банклары булган, эше көйләнгән структура, югары профессиональ хезмәткәрләргә ия коллектив. Сез бүген алып барган эшчәнлек киңкырлы һәм социаль мөһим. Кешеләрне эшле итү,...

Хөрмәтле мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре! Сезне истәлекле дата-мәшгульлек хезмәтенә 25 ел тулу белән чын күңелдән котлыйм!

Шәһәребезнең бүгенге мәшгульлек үзәге дә заманча җиһазландырылган, куәтле мәгълүмати ресурска ия, күптөрле белешмәләр банклары булган, эше көйләнгән структура, югары профессиональ хезмәткәрләргә ия коллектив. Сез бүген алып барган эшчәнлек киңкырлы һәм социаль мөһим. Кешеләрне эшле итү, "соры" хезмәт базарын юк итү буенча максатчан чаралар күрү, хезмәт базарын фаразлау, хезмәт килешүләре үтәлешенә контрольлек итү, һөнәр сайлауда булышу, үз эшеңне ачып җибәрүдә ярдәм күрсәтү... - аларның барсын да санап кына да чыкмалы түгел. Шушы еллар эчендә авыр тормыш хәлендә калган никадәр азнакайлыга сезнең тарафтан ярдәм күрсәтелгән! Сезнең хезмәт, белем һәм энергиягыз халыкка һәрчак кирәкле һәм һәркем сезгә зур өметләр баглап килә. Менә шушы тынгысыз, игелекле эшегездә сезгә киләчәктә дә уңышлар, кешеләрдән бары тик рәхмәт сүзләре генә ишетеп эшләвегезне, гаиләләрегезгә иминлек, бәхет, сәламәтлек телим! Хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә!

Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Юбилеегыз белән!