Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Җырларда җырланган җитен яман шештән саклый

Җитен безнең халыкка борын-борыннан таныш.

Аны тукып, кием теккәннәр, зәңгәр чәчәге турында җырлар, шигырьләр иҗат иткәннәр.

Баксаң, аның туган ягы Һиндстанның, Кытайның һәм Урта диңгез буеның таулы районнары икән. Җитен орлыгының дәвалау үзлекләре турында греклар яхшы белгән.

Табигатьтә аның орлыгы аксыл һәм көрән төстә. Икесе дә файдалы.

Җитен орлыгы яман шеш күзәнәкләрен үтерә, шуңа күрә аны простата, юан эчәк һәм күкрәк рагы профилактикасы өчен еш кулланалар. Ул шулай ук кандагы холестерин күләмен киметеп нормальләштерә. Хатын-кызларга менопауза вакытында файдалы. Балаларга җитен орлыгын ютәл төшкәндә, салкын тиеп авырганда бирергә ярый. Шулай ук эчтәге паразитларга каршы көрәшүдә дә, юешлекләрне чыгаруда да кулланыла.

Кеше даими җитен орлыгын ашаса, ябыга да ала. Тән тиресенең радиациягә  һәм башка негатив мохиткә каршы торучанлыгы арта.

Әмма сәламәтлеккә зыяны турында да белеп тору кирәк. Табиблар хатын-кызларга йөкле вакытта җитен орлыгын кулланмаска кушалар, ул яралгының патологик үсешенә яки бала алдан тууга китерергә мөмкин.

Шулай ук эчәкләрнең үткәрмәүчәнлеге белән интегеүчеләргә дә сак кулланырга кирәк.

Җитен орлыгын диетик боткалар, соуслар, җиләк-җимеш кисельләре, камыр ризыклары пешергәндә кулланалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев