Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Йөрәкләре тулы балаларга наз

Үрнәк гаилә

Зәмирә үзе Үзбәкстан якларыннан. Ишле булса да, тигез тормышлы, тату, бәхетле гаиләдә үскән. 1993 елда язмыш җилләре аны Татарстанга алып кайта. Шул ук елны Азнакай районы Чалпы авылы егете Әсләм Мортазин белән танышып, уртак тормыш корып җибәрәләр.

Урын өстендә яткан кайнанасы Мөкәррәмәне дә, аннан соң күршедә ялгыз яшәүче Ситдика әбине, Камышлыда Мәүгидә әбине дә үз гаиләләренә алып, яхшылап тәрбияләп, соңгы юлга озаталар алар.

Зәмирә озак еллар Чалпы хастәханәсенә эшли. Үзләренең 4 балалары өстенә тәрбиягә 7 бала алалар. Эштән китәргә туры килсә дә, һич үкенми.

– Үз ата-анасы ваз кичкән балаларга шатлык, наз, ата-ана мәхәббәте, гаилә җылысы бирәсе килде безнең. Алар да бит шушы дөньяның рәхәтен, тәмен белеп үсәргә лаек, – ди ул.

Балалар ныклы белем һәм тәрбия алсын гаиләдә бөтен мөмкинлекләр булдырылган. Һәрберсе кул арасына кереп, хезмәткә тартыла. Мал-туар, кош-корт карауда, бакчада яшелчә, җиләк-җимеш, берсеннән-берсе матур чәчәкләр үстерүдә ата-ананың балалар төп ярдәмчеләре.

Җәй көннәрендә һәрвакыт бергәләп җиләккә йөриләр. Кыз балаларны әниләре аш-су серләренә дә өйрәтә.

Балалары мәктәптә дә яхшы укыйлар. Төрле чараларда, бәйгеләрдә теләп катнашалар. Төрле елларда балаларның “Минем гаилә”, “Киләчәк турында минем хыялларым” темалары буенча республика конкурсының район этабында җиңеп алган дипломнары бихисап. Уллары авыл Сабантуенда ат узышларында мәйдан тоталар.

Гаилә традицияләрен саклауга һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга гаилә җылысы булдырган, сәләтле балалар тәрбияләгән өчен Татарстан Республикасы Президентының, Азнакай муниципаль районы башлыгының рәхмәт хатлары да бик күп аларда.

Балаларның ата-ана йөзенә кызыллык китергәннәре юк. Олы кешегә ихтирамны алар балаларда үзләре үрнәгендә тәрбиялиләр. Зәмирәнең үз әнисе Рәсимә апа да авырып, 8 ай урын өстендә ятты. Аны да һич авырсынмыйча карап, соңгы юлга озаттылар.

Ике якның туганнары белән дә аралашып-хәбәрләшеп, якын итешеп яшиләр.

– Мин үземнең гомеремне яраткан тормыш иптәшемә, сабыйларыма багышладым. Тормыш иптәшем бик акыллы, тыныч холыклы, эшчән, балалар яратучан, кешелекле. Чалпы хуҗалыгында эшләвенә карамастан, балаларны тәрбияләргә, аларны хезмәткә өйрәтергә вакыт таба. Янымда шундый терәк булганы өчен мин язмышыма бик рәхмәтле, – ди Зәмирә.

Әсләм исә:

– Мин синсез нишләр идем икән! – дип хатынын җылы сүзләре белән шатландырып тора.

 

Рәфия Зәкиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев