Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Йөрәк җылымны бирәм! - ФОТО

Шәһәрдәшләребезне “уятырга”, менә шушы хакта уйландырырга теләп, Яшьләр үзәге активистлары, волонтерлар Азнакай урамнарына чыкты.

Хәзерге заманда һәркем үзе өчен генә яши, дип кайберәүләрнең бер-берләребезне гаепләргә, үпкәләргә торуы белән һич тә килешмәс идем. Яхшылыкка, изге эшләргә һәрчак урын бар, вакыты да табылып тора. Хәтерлисезме, элеккеге дәверләрдә хезмәт коллективлары, барыбыз бергә сырхауханәгә барып, Донор көнендә кан тапшыра идек. Соңгы вакытта мондый гамәл кылучылар бармак белән генә санарлык. Ә нигә бу изге гамәлгә битараф калабыз соң әле?!

Шәһәрдәшләребезне “уятырга”, менә шушы хакта уйландырырга теләп, Яшьләр үзәге активистлары, волонтерлар Азнакай урамнарына чыкты. Алар “Йөрәкләрне берләштерик!” акциясе белән урамдагы халыкка мөрәҗәгать итеп, аларны үз ирекләре белән донор булырга өндәделәр, бу изге гамәл белән никадәр тормышларны саклап калу мөмкинлеген аңлаттылар, ихласлыкка чакырып, йөрәк-шарлар бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев