Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Йөрәк яралары яңарды (ФОТО+ВИДЕО)

Ел да бу көнне, ягъни 30 октябрьдә, шәһәребезнең сәяси корбаннарга куелган һәйкәле янына хәтерләрне яңартырга җыелабыз. Менә бу юлы да мәрмәр ташка уелган кан тамчысы бер гаепсезгә рәнҗетелгәннәрне уйлатып, йөрәкне сызландырып алды: “Ватаным, безне, гаепсез корбан булганнарны онытма...”

–Ачы язмышларга тарыган, тормышлары челпәрәмә килгән райондашларыбыз хакында без беркайчан да онытырга тиеш түгел, – диде тантананы ачып шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лилия Миндубаева. – Аларның якты истәлеге менә шушы һәйкәл булып киләчәк буыннарга да тарихның дәһшәтле вакыйгалары хакында искәртеп торсын. Мондый хәсрәтләрне бүтән беркайчан да кичерергә язмасын!

Аннан соң чыгыш ясаган Азнакай хәрби комиссариат җитәкчесе урынбасары Рушан Йосыпов, район ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов, әтисе репрессиягә эләгеп, “халык дошманы баласы” булу һәм ятимлек газапларын үз башыннан кичергән Ираида Павлова төзәтеп булмаслык яралар ясаган вакыйгаларны тасвирлап, бүгенге ил-көннәргә иминлек, бердәмлек теләделәр. Кырымнан кайткан Васпие Таҗиева да татар халкы иңенә төшкән сынаулар ачысын яңартты.

Сәясәт корбаны булган райондашларыбыз истәлегенә игълан ителгән тынлыкта әйтерсең лә йөрәкләр дә тибүдән туктап торды.

Тарих битләренә күз салсак, 1938 елның ноябрь уртасына бернинди судсыз-нигезсез җиде йөз меңгә якын кешегә үлем карары чыгарыла, 2

миллионнан артыгы лагерьларга озатыла. Ә бит бу көнгәчә корбаннарның тулы исемлеге ачылып та бетмәгән.

Ел да үтәлеп килгән традициягә тугры калып, районыбыз җитәкчеләре репрессия давылларын узган райондашларга сыйлы табын артында кадер-хөрмәт күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев