Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Җырлап тора, биеп тора...

Район ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов җитәкчелегендәге зур булмаган төркемебез Азнакай автомобиль юллары идарәсендә эшнең ничек оештырылуы белән танышып кайтты. Өч катлы административ бинаның бер катыннан икенчесенә күчә-күчә, без сугыш ветераннарына, коллективның горурлыгы булган кешеләргә багышланган, ветераннар тормышын бөтен киңлегендә чагылдырган күпсанлы фотостендларны карадык. -166 эшләмәүче пенсионерыбыз бар. Алар белән...

Район ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов җитәкчелегендәге зур булмаган төркемебез Азнакай автомобиль юллары идарәсендә эшнең ничек оештырылуы белән танышып кайтты.
Өч катлы административ бинаның бер катыннан икенчесенә күчә-күчә, без сугыш ветераннарына, коллективның горурлыгы булган кешеләргә багышланган, ветераннар тормышын бөтен киңлегендә чагылдырган күпсанлы фотостендларны карадык.
-166 эшләмәүче пенсионерыбыз бар. Алар белән Яңа ел, 8 Март, 9 Май бәйрәмнәрен үткәрәбез, Өлкәннәр көнен бергәләп билгеләп үтәбез. 45-50шәр кеше җыела. Картларны, юбилярларны өйләренә барып та котлыйбыз, - ди идарәнең ветераннар советы рәисе Рәсимә Шакирова. Хәер, бу эшләр фоторәсемнәрдә дә чагыла.
Идарә җитәкчелеге ветераннар өчен зур, иркен, якты бүлмә биргән. Пенсионерлар күрешеп, чәй табыны артында рәхәтләнеп сөйләшеп утыра алсын өчен бөтен шартлар тудырылган. Гөлләр үсә. Стеналар зәвык белән бизәлгән. Бинада тренажерлар бүлмәсе дә бар. Теләсәң, анда шөгыльләнеп, тәнне язып чыгарга була. Күргәннәрдән без бик канәгать калдык.
31 ел гомерен шушы коллектив белән бәйләгән, 20 елдан артык кадрлар буенча инспектор булып эшләгән Рәсимә Рәис кызы лаеклы ялдагы хезмәттәшләрен әйбәт белә. Оештыру осталыгы да, эшкә җаваплы карашы да җитәрлек.
- Актүбә һәм Җәлил участокларында урынбасарларым бар. Ә төп терәгем һәм таянычым - инженер булып эшләгән пенсионерыбыз Әлфия Хәсәншина. Үзе тыйнак, үзе инициативалы ул. Аның белән таулар күчерергә була. Профкомга, бухгалтерия кызларына да рәхмәтем зур, - ди Рәсимә.
Бер җырдагыча: "Җырлап торам, биеп торам, уйнап торам, көлеп торам, кай җирләрем ошамый", - дип шаяртып алу да килешә аңа. Лаеклы ялдагыларны бәйрәмнәргә җыеп, үзе таба ашлары пешереп, баянда уйнап, җырлап, биетеп, фотога, видеога төшереп кәефләрен күтәрә белгән кеше ничек ошамасын ди!?
Районның ветераннар советында да бик тиз арада үз кешегә әйләнде ул. Көләч йөзе, төшенкелеккә бирелми торган холкы, бик теләп, рәхәтләнеп баянда уйнавы, җырлавы белән күңелләрне яулап алды. Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, һәр оешмада сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары турында альбом ясарга кирәк, дигән бурыч куелу белән, бик яхшы альбом-китап ясап, башкаларга үрнәк күрсәтте: УАД альбомы район конкурсында беренче урынны яулады.
2015 елгы "Әбиләр чуагы"нда Рәсимә Шакирова иң яхшы эшләүче ветераннар советы рәисләре рәтендә хакимият башлыгы Марсель Шәйдуллинның Рәхмәт хатына лаек булды.
Нәсимә КАМАЛИЕВА,
район ветераннар советы әгъзасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Җырлап тора, биеп тора...