Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Җыр һәм яшьлек янәшә

- Илнур, син үзең кайсы як "сандугачы" һәм җырга-моңга хәвәслек кайдан килә? - Мин Мәсгут авылында укытучылар гаиләсендә туып-үстем. Әтием Газинур да, әнием Наилә дә баянда яхшы уйный, әнинең баян буенча махсус музыкаль белеме дә бар. Гаиләдә без өч бала. Кечкенәдән үк барыбыз да сәхнәдә. Гаилә ансамбле белән район, республика...

- Илнур, син үзең кайсы як "сандугачы" һәм җырга-моңга хәвәслек кайдан килә?
- Мин Мәсгут авылында укытучылар гаиләсендә туып-үстем. Әтием Газинур да, әнием Наилә дә баянда яхшы уйный, әнинең баян буенча махсус музыкаль белеме дә бар. Гаиләдә без өч бала. Кечкенәдән үк барыбыз да сәхнәдә. Гаилә ансамбле белән район, республика бәйгеләрендә еш катнашырга туры килде.
- Мәктәпне тәмамлагач туп-туры мәдәният университетына юл алдыңмы?
- Юк, укытучылар династиясен (мин - җиденче буын) дәвам итмәкче булып, Алабуга педагогия университетының татар-төрек теле бүлеген тәмамладым. Әмма бер генә көн дә мәктәптә эшләргә насыйп булмады. Студент чакта ук Алабуга шәһәренең "Тургай" радиосында эшләдем. Кулга диплом алуга, мине биредә Мәдәният йорты директоры урынбасары итеп билгеләделәр. Аннан Татарстанның атказанган артисты Закир Шахбан төркеме белән концерт буенча башкарма директор булып, гастрольләрдә йөрергә туры килде. Туган як җилләре мине Азнакайга дәште, бирегә Мәдәният йорты директоры итеп чакырдылар. Бүгенге көндә яшьләр идарәсе белән җитәкчелек итәм.
- "Квартет" дуэтын оештыру идеясе ничек туды?
- Без башта ике дуэт идек: баянчы Азат Вәлиев белән скрипкачы Лилия Тимерова һәм җырчы Светлана Кәлимуллина белән мин. Ничектер концертларда бергә чыгыш ясый-ясый, берләшергә булдык.
- Нинди җырларга өстенлек бирәсез?
- Репертуарыбыз киң. Анда җырларның дәртлесе дә, сагышлысы да, халыкныкы да, үзешчән һәм һавәскәр композиторларныкы да бар. Нигездә үзебезнең як шагыйрьләре һәм композиторлары белән эшлибез. Азнакай ул яктан талантларга бик бай. Лилия белән Светлана үзләре дә көй яза башлады.
- Сез инде республика тамашачысына да яхшы таныш...
- "Яңа гасыр" телевидениесендә "Җомга киче"ндә, Ютазыда районнарының 100 еллыгында чыгыш ясадык, Әлмәт паркында концерт бирдек, Казанда төрле кичәләрдә гел катнашып киләбез. Әле менә шушы көннәрдә генә Азнакай делегациясе составында төрек дусларга үзебезнең җыр-моңнарны бүләк итеп кайттык.
- Анда чыгышыгызны ничек кабул иттеләр?
- Без Резеда Гыйләҗеваның яңа җырын алып бардык һәм, әлбәттә, гимныбызга әйләнгән "Азнакай" җырын башкардык. Төрекләр көчле алкышларга күмде.
- Костюмнарыгыз да бик үзенчәлекле, аларны кайда тектерәсез?
- Октябрьскийда, Казанда. Бу җәһәттән район башлыгы Марсель Зөфәр улы Шәйдуллинга рәхмәтебезне җиткерәсем килә, ул һәрчак безнең хәлебезгә керә, ярдәм итә.
- Ә яшьләр идарәсе җитәкчесе, "Яшь Гвардия" штабы начальнигы бүген нинди уй-планнар белән янып яши?
- Республика программаларына нигезләнеп, районыбызда авыл һәм шәһәр яшьләре өчен махсус программалар эшләнә. Бездә яшьләр бераз сүлпән дияр идем, селкетергә кирәк. Бәлки бу шәһәребездә студентларның азлыгы белән дә аңлатыладыр. Нигездә өлкән сыйныф укучыларына таянабыз. Төрле чаралар үткәргәндә, яшьләр лидерларын җыйганда предприятие, оешма җитәкчеләре хәлебезгә кереп, аларны эштән азат итсә иде. Шимбә өмәләрендә дә гел берүк йөзләрне күрәсең.
Ә болай идеяләр күп. Әле менә инвалид балаларны шефлыкка алдык. Шефчыларга исә махсус карталар ясаттык. Алар бу карталар белән дискотекаларга, спорт сарайларына бушлай йөриләр. Әлеге идеяне Казанда да хупладылар.
Үсмер һәм яшь чак - ул катлаулы чор, бигрәк тә бүгенге чуалчык заманда. Яшьләр төрле бәлаләргә тарый, ялгыш адымнар ясый. Кайчагында эчеңдәгесен якын кешеңә бушатып та булмый. Мондый очракта 7-33-99 телефоны буенча психологлар белән сөйләшергә киңәш итәр идем. Әлеге ышаныч телефоны тәүлек буе эшли. Барлык шалтырыратулар да аноним.
Шулай ук яшьләрдә яхшы идеяләр, тәкъдимнәр булса, 7-09-64 телефоны аша мөрәҗәгать итсәләр, без бик шат булыр идек.
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Сезгә уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Җыр һәм яшьлек янәшә