Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Җылы, якты һәм уңайлы булсын өчен

Энергетик... Бу сүздә һәр тәрәзәдән сирпелгән яктылык, җемелдәп янучы бизәкле чыршылар, ерак офыклардан ук баш иеп сәламләүче нефть сиртмәләре, уңайлы һәм рәхәт тормыш мизгелләре... чагылыш таба. Берничә генә минутка ут сүнсә дә, дөнья туктап калган кебек тоела. Көннәребез генә түгел, төннәребезнең дә якты, уңайлы булуы өчен энергетикларыбыз көн-төн фидакарь хезмәт...

Энергетик... Бу сүздә һәр тәрәзәдән сирпелгән яктылык, җемелдәп янучы бизәкле чыршылар, ерак офыклардан ук баш иеп сәламләүче нефть сиртмәләре, уңайлы һәм рәхәт тормыш мизгелләре... чагылыш таба. Берничә генә минутка ут сүнсә дә, дөнья туктап калган кебек тоела. Көннәребез генә түгел, төннәребезнең дә якты, уңайлы булуы өчен энергетикларыбыз көн-төн фидакарь хезмәт куя. Барлыгы 135 кешене үз эченә алган коллективыбыз 1334 км электрүткәргечләренә, 570 трансформатор пунктына, 27 подстанциягә хезмәт күрсәтә. Уртак тырышлык нәтиҗәсендә бүлекчәбез "Әлмәт электр челтәре" филиалына караган бүлекчәләр арасында алдынгылар рәтендә бара. Быел янгын куркынычсызлыгы күрсәткечләре буенча безнең коллектив ике дистә бүлекчә арасында икенче урынга чыкты, ә җитештерү базасын төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча өченче урынны яулады. Энергетиклар район күләмендә күп төрле игелекле җәмәгатьчелек эшләреннән дә читтә калмыйлар.
Район энергетикасын үстерүгә лаеклы өлеш керткән ветераннарыбыз Т.Тяжкороб, Ф.Хәсәншин, Л.Исхакова, Ф.Кадыйров, Р.Сабирова, А.Хәсәнов, М.Колесников, Н.Мәхмүтова, С.Бикәева һ.б.ларга ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәбез.
Хөрмәтле хезмәттәшләребез, ветераннарыбызны якынлашып килүче энергетиклар көне белән тәбрик итәбез. Җаваплы эшләрендә уңышлар, гаиләләрендә иминлек, сәламәтлек телибез.
Айдар ШӘРӘФИЕВ,
электр челтәрләренең Азнакай районы җитәкчесе,
Сирин СәмЫйгуллин,
югары вольтлы подстанцияләрнең
Азнакай районы җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Җылы, якты һәм уңайлы булсын өчен