Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Җылы кочагына ун баланы сыендырган

Яшь чагында берәр күрәзәче Фирданиягә күрәчәген сөйләп биргән булса, әкият диеп, ул кычкырып бер көлгән булыр иде. Үксеп елардай чаклары күп булса да, ул бүген үткәннәрен елмаеп сөйли. Әсәй авылында туып үскән тырыш, хезмәт сөючән кыз мәктәпне тәмамлау белән Казанга юл ала. Училище тәмамлап, башкалада резинадан детальләр ясаучы булып эшли,...

Яшь чагында берәр күрәзәче Фирданиягә күрәчәген сөйләп биргән булса, әкият диеп, ул кычкырып бер көлгән булыр иде. Үксеп елардай чаклары күп булса да, ул бүген үткәннәрен елмаеп сөйли.

Әсәй авылында туып үскән тырыш, хезмәт сөючән кыз мәктәпне тәмамлау белән Казанга юл ала. Училище тәмамлап, башкалада резинадан детальләр ясаучы булып эшли, "Коммунистик хезмәт ударнигы" дигән күкрәк билгесе белән бүләкләнә. Әмма җай гына барган тормышның бер кыры кителә - Фирданиягә нәни улын кочаклап туган авылына кайтырга туры килә. Бераз Әсәйдә фермада сыер саугач, Азнакайда буровойга повар булып урнаша. Йөрәкләрне тетрәндергеч вакыйга, көннәрдән беркөнне аның язмышын бөтенләйгә үзгәртеп куя.
- 1985 елның 9 мартында бергә укып, бергә уйнап үскән дустым Римманы югалттым, ул юл фаҗигасенә эләгеп, күзләрен мәңгелеккә йомды. Туган көненә дип ак чәчәкләр алып кайткан идем, каберенә салырга туры килде, - дип әле хәзер дә күз яшьләре аша искә ала ул кара кайгылы көннәрне Фирдания апа.
Иң зурысына - 7, ә иң кечесенә 1 яшь тә 2 ай булган ятим биш баланың күзләрендәге сагышны күреп сыгылып төшә ул. Ә олыраклары, әнине казып алабыз дип, кире зиратка китәләр. Әле ярый вакытында эзләп табалар үзләрен. Шушы хәлдән соң балаларны кызганып, үзәкләре өзелеп, Фирдания әлеге нигездә гомерлеккә торып кала. Әмиргалие белән кулга-кул тотынып, күп авырлыкларны җиңәләр. Яңа гаиләдә тагын 2 сабый аваз сала. Шулай итеп, 7 малай, 1 кыз тупырдап үсәләр. Нәкъ 5 елдан йорт хуҗасы Әмиргали абыйның әнисе - Фәткыя әби яман чир белән урын өстенә егыла. Аны биш ел тәрбияләп, соңгы юлга озата килене.
Көндезләрен колхозда эшли, ә кичен мәдәният йортында хезмәт куя тырыш ханым. Өйдә 8 бала, мал-туар, кош-корт, бакча эшләре, кыскасы, исәпсез-хисапсыз мәшәкать. Механизатор Әмиргалие иртә яздан кара көзгәчә көне-төне басуда. Җәен трактор руленә утырып, печән әзерләү Фирдания апаның нәфис иңнәренә төшкән чаклар еш була. Ярый әле ярдәм итәргә балалары бар. Аларны эшкә өйрәтеп, тырыш итеп үстерә ана кеше.
Фирдания апа 12 ел буена Бүләк авылы механизаторларын тәмле ашлар пешереп сыйлады, аннан колхоз заправкасында, фермада, балалар бакчасында, почтада хезмәт куйды, 17 ел мәдәният йортын җитәкләде.
- Әле мин 88 ел мәктәптә укыдым, 15 ел армиядә хезмәт иттем, - дип тә шаярта ул.
Балалары бер-бер артлы үсеп, тормыш кордылар. Бүгенге көндә 7 улы һәм кияве - механизатор, 4 килене һәм кызы - төрле өлкәләрдә эшлиләр, әти-әниләрен ярдәмнәреннән ташламыйлар.
Бәхет җирдән түгел, тирдән чыга диләр. Бу нәкъ бердәм, тату Фирдания апа белән Әмиргали абый гаиләсе турында әйтелгән күк. Үзләренеке таралышкач, алар балалар йортыннан 2 ятимне тәрбиягә алалар.
- Ирем дә, үзем дә балалар яратабыз, алар безгә яшәү көче бирә, - ди Фирдания апа.
Бүгенге көндә аларның ишле гаиләсе бергә җыелганда 30 кешедән тора. Әле тагын өч малайны өйләндерәсе, 2 нәнине үстереп, тормыш юлына озатасы бар. Балаларына да, 12 оныгына да җан җылысы җитәрлек Фирдания апаның. Ул аш-суга, яшелчәләр үстерергә, бәйләргә бик оста. Китаплар укырга да ярата. Әле тагын умартачы да. Өйләре иркен, күңелләре киң. Бүгенге көндә Әмиргали абый да, Фирдания апа да лаеклы ялда. Алардан туган-тумача, күршеләр, дуслар өзелми.
Фирдания Мөҗипованың тырышлыгын дәүләтебез дә югары бәяли: Ана даны ордены, «Ана даны» медале белән бүләкли.
- Тормыш мине егылгач еламаска өйрәтте, мин балаларымны, оныкларымны бик яратам, алар минем бар байлыгым, терәгем, таянычым! - ди йөрәгенә меңнәргә җитәрлек җылылык һәм яктылык сыйдыра алган Ана.
Гөлчәчәк Садретдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Җылы кочагына ун баланы сыендырган