Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Язгы ташуларга каршы әзерлек бара

Агымдагы атнаның дүшәмбе киңәшмәсен муниципаль район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан мәдәният хезмәткәрләрен котлап башлады. РФ эчке эшләр министрлыгының Азнакай буенча бүлек җитәкчесе Илдар Шакиров районда оператив хәл торышы, мәшгульлек үзәге директоры Надежда Юдина хезмәт базары халәте белән таныштырды. Үзебездә эшсезлек очраклары була торып, аларны читтән алу фактлары...

Агымдагы атнаның дүшәмбе киңәшмәсен муниципаль район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан мәдәният хезмәткәрләрен котлап башлады. РФ эчке эшләр министрлыгының Азнакай буенча бүлек җитәкчесе Илдар Шакиров районда оператив хәл торышы, мәшгульлек үзәге директоры Надежда Юдина хезмәт базары халәте белән таныштырды. Үзебездә эшсезлек очраклары була торып, аларны читтән алу фактлары турында да әйтелде. Докладчы пенсия фондына иминият взнослары арту сәбәпле, күп кенә шәхси предприятиеләрнең ябылуына борчылу белдерде. Янгын сагының Азнакай гарнизоны начальнигы Рөстәм Хәйруллин киңәшмәдәгеләрнең игътибарын язгы гөрләвекләр, ташуларга юнәлтте. Авыл җирлекләре башлыклары, җаваплы хезмәткәрләр бу мәсьәләдә халык арасында аңлату эшләре алып барырга тиешләр. Һәр очракка да хәзер торырга кирәк. Район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин оешма-предприятие җитәкчеләренә районыбызның күренекле кешеләре хакында Азнакай районы энциклопедиясенә мәгълүматлар тапшыруларын сорап мөрәҗәгать итте. Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов экология, чисталык мәсьәләләренә басым ясады. Киңәшмәдә район тормышы белән бәйле башка мөһим мәсьәләләр дә каралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Язгы ташуларга каршы әзерлек бара