Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Язгы эшләрнең иң кызган чоры

Бүгенге көндә район хуҗалыкларында язгы чәчү эшләре тулы куәтенә бара. Чәчеләсе мәйданның 6 мең 700 гектарында (мәгълүматлар 27 апрельгә) эш башкарылган. Бу планда каралганның 10 проценты дигән сүз. Азнакайлылар республика буенча алдынгылар өчлегендә. Арпа, солы, борчак, бодай кебек бөртеклеләр, берьеллык үләннәр чәчелә. "Союз-Агро" (18 %), "Корбанов И. " (16%); "Чалтаймас",...

Бүгенге көндә район хуҗалыкларында язгы чәчү эшләре тулы куәтенә бара. Чәчеләсе мәйданның 6 мең 700 гектарында (мәгълүматлар 27 апрельгә) эш башкарылган. Бу планда каралганның 10 проценты дигән сүз. Азнакайлылар республика буенча алдынгылар өчлегендә. Арпа, солы, борчак, бодай кебек бөртеклеләр, берьеллык үләннәр чәчелә. "Союз-Агро" (18 %), "Корбанов И. " (16%); "Чалтаймас", (16%), "Азнакай"АФ" (14%), "Тукай"(14%), "Социалистик Хезмәт Герое Кәримов Ф.Г. ис." ("Чалпы") (14%), "Габдрахманов Л.Г."(12%) хуҗалыкларында чәчү эшләре аеруча оешкан төстә, югары темплар белән башкарыла.

- Язгы кыр эшләрен уңышлы тәмамлау өчен бар мөмкинлекләребез бар, - ди авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов. - Яңгырлар явып үтте, җирдә дым бар. Әмма эссе, җилле көннәр туфракны тиз киптерә. Шуңа да язгы кыр эшләрен кыска срокта тәмамлау өчен мөмкин булганның барысын да эшлибез, һава шартлары уңай булса, ике атнада чәчү эшләрен тәмамлау бурычын куябыз.

Бүгенге көндә уҗым культуралары һәм күпьеллыкларны тукландыру эшләре тәмамланган. 24 мең гектарда дым каплату эшләре башкарылган.

Азнакайлыларның терлекчелек продукциясе җитештерү буенча да уңышлары куанычлы. Бүгенге көндә 108 тонна сөт савалар . Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 6 тоннага күбрәк. Район хуҗалыкларының күпчелегендә терлекләрне җәйләүләргә күчергәннәр, атна ахырына тулысынча күченеп бетү бурычы куела.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Язгы эшләрнең иң кызган чоры