Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Язгы чистарыну башлана

Татарстанда, шул исәптән безнең районда, 15 апрельдән 15 июньгә кадәр язгы санитар-экологик чистарту буенча ике айлык игълан ителде. Бу уңайдан Азнакайда да бик күп чаралар уздыру планлаштырылган. "Шәһәрдә язгы өмәләрне узган атнада башлап җибәрдек. Бу атнада предприятие-оешма, учреждение вәкилләре үзләренә билгеләнгән территорияләрне чүп-чардан арындыру буенча эш башлады. Моның өчен МППБиО...

Татарстанда, шул исәптән безнең районда, 15 апрельдән 15 июньгә кадәр язгы санитар-экологик чистарту буенча ике айлык игълан ителде.
Бу уңайдан Азнакайда да бик күп чаралар уздыру планлаштырылган. "Шәһәрдә язгы өмәләрне узган атнада башлап җибәрдек. Бу атнада предприятие-оешма, учреждение вәкилләре үзләренә билгеләнгән территорияләрне чүп-чардан арындыру буенча эш башлады. Моның өчен МППБиО махсус техника белән ярдәм итә, полигонга чүпне илтү өчен талоннар таратылды. Җир кипкәч Кара елганы (Черная) чистарту, ян-кырларын төзекләндерү каралган. Бүген әлеге елга ярлары бик пычрак. Бу юнәлештә күп эшләр башкарылачак.
Шулай ук шәһәрне "Юбилейный" микрорайоны белән тоташтыручы юл кырларындагы кискән агачларны чыгару, юл буйларын чистарту буенча чаралар күрелә.
Район-шәһәрдә 126 төзекләндерелгән чишмә бар, аларның күбесе оешма-предприятиеләргә беркетелгән. Бу атнада чишмәләрнең торышы тикшерелеп, анализ ясалачак. Кем эшләгән, кемнең эшләмәгәне әнә шунда билгеле булыр. Шәһәрдә 2000ләп агач утырту күздә тотыла. Барлык көчләр дә ике атна эчендә шәһәр территориясен чүптән тулысынча чистартуга юнәлдереләчәк", - ди шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров.
Кызганычка каршы, район үзәге әле чүпкә баткан килеш. Кибетләр, офислар яны тазартылмый, шәхси хуҗалыклар урамнарны буш шешә, кәгазь, чүп-чардан арындырмый. Быел урамнарда эш гаять күп. Шуңа, бердәм тотынмыйча, мәсьәләне чишеп булмаячак. Авылларда да шул хәл. Өмәләргә һәр урында җиң сызганып тотыныйк, җәмәгать!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Язгы чистарыну башлана