Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Язгы чакырылыш-2013

Россия Федерациясе Президенты фәрманы нигезендә 1 апрельдән егетләрне Кораллы көчләр сафларына алу буенча язгы чакырылыш кампаниясе башланды. Бу көннәрдә район хәрби комиссариатында булачак солдатлар медицина комиссиясе узалар, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов рәислегендә чакыру комиссиясе эшли. Язгы чакырылыш турында тулырак мәгълүмат алу максатында без Татарстан хәрби комиссариатының район бүлеге...

Россия Федерациясе Президенты фәрманы нигезендә 1 апрельдән егетләрне Кораллы көчләр сафларына алу буенча язгы чакырылыш кампаниясе башланды.
Бу көннәрдә район хәрби комиссариатында булачак солдатлар медицина комиссиясе узалар, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов рәислегендә чакыру комиссиясе эшли.
Язгы чакырылыш турында тулырак мәгълүмат алу максатында без Татарстан хәрби комиссариатының район бүлеге җитәкчесе Рәдиф Камалеевка мөрәҗәгать иттек.
-Соңгы елларда егетләребез арасында үзләре теләп армиягә китәргә теләүчеләр саны артканнан-арта. Җиткерелгән планнарны үтәп киләбез. Бу чакырылышта 80гә якын Азнакай егете хәрби кием киячәк. Алар арасында югары һәм махсус урта белемлеләр дә бар. С категориясе буенча машина йөртүче таныклыгы алырга теләкләре булганнарны елга ике тапкыр Түбән Камага укырга юллыйбыз. Уку - бушлай.
Казанда җәйге Универсиада уздырылу сәбәпле аримягә озатуның соңгы этабы июнь ахырында ук булырга тиеш. Азнакай егетләре Россиянең төрле территорияләрендә хезмәт итәчәк.
Егетләребез хәрби хезмәттә үзләрен бар яктан да үрнәк итеп күрсәтә. Моңа аларның әти-әниләре исеменә җибәрелгән Рәхмәт Хатлары да дәлил булып тора. Аларның ничек хезмәт итүләре белән үзебез дә кызыксынып торабыз. Армиядән егетләребез физик һәм рухи яктан чыныгып кайта.
Таңсылу САНИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Язгы чакырылыш2013