Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яз кыш белән якалаша, саграк бул!

Барыбер яз дигәнең үзенекен итәргә тырышса да, кыш та хакимлеген бирергә уйламый бит әле, җәмәгать. Аяк астын бер җепшекләп, бер катырып, түбәләрдән сөнгеләрен сузып кешеләргә куркыныч тудырса да, яз тулы көчен әле март беткәнче күрсәтә алмас төсле. Иртәгә, чәршәмбе көнне, һава температурасы -4, -6 га төшсә, җомгада ул гомумән, көндез...

Барыбер яз дигәнең үзенекен итәргә тырышса да, кыш та хакимлеген бирергә уйламый бит әле, җәмәгать. Аяк астын бер җепшекләп, бер катырып, түбәләрдән сөнгеләрен сузып кешеләргә куркыныч тудырса да, яз тулы көчен әле март беткәнче күрсәтә алмас төсле.

Иртәгә, чәршәмбе көнне, һава температурасы -4, -6 га төшсә, җомгада ул гомумән, көндез - 9, төнлә - 16га ук җитәр дип көтелә.

Шимбәдә термометр угы -12 һәм -19 га төшә.

Март ахырынача кыш хакимлеген кулдан ычкындырмаска азаплана. Көндез -7, -8 градус булса, төнлә -12, -13 тирәсендә торачак.

25, 26 мартта магнит давыллары да "котырып алыр".

Үзегезнең һәм якыннарыгызның сәламәтлегенә игътибарлы булыгыз! Һава торышының тотрыксызлыгы сихәтлекне җибәрмәсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яз кыш белән якалаша, саграк бул!