Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яз- чистартыр төзекләндерер чоры

Март ае матур бәйрәмнәр, истәлекле көннәргә бай ай ул. Әле күптән түгел генә янә бер һөнәри бәйрәм - торак - коммуналь хуҗалыгы һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү хезмәткәрләре көне билгеләп үтелде. Әлеге өлкәләрдән башка тормыш-көнкүрешне күз алдына да китереп булмый. Гади генә мисал - шәһәребезне кыш буе яуган кардан чистартучылар...

Март ае матур бәйрәмнәр, истәлекле көннәргә бай ай ул. Әле күптән түгел генә янә бер һөнәри бәйрәм - торак - коммуналь хуҗалыгы һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү хезмәткәрләре көне билгеләп үтелде. Әлеге өлкәләрдән башка тормыш-көнкүрешне күз алдына да китереп булмый. Гади генә мисал - шәһәребезне кыш буе яуган кардан чистартучылар хезмәтен генә алыйк. Ә бит шөкер, табигать ак күбәләкләрен мулдан очырды, көрәп кенә бетер. "Коммунальщиклар" көртләрдән үзвакытында арындырып тормаса, ни булыр иде?! Яки шул ук Ходайның һәр бирмеш көнендә кирәк булган ут, су, җылылыкны алыйк. Бүгенге әңгәмәбездә Азнакай шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров белән шәһәрдәшләрнең уңайлы, тотрыклы көнкүрешен тәэмин иткән шушы эшләр хакында сөйләшербез.
- Расих Әхәтович, сүзне шул ук кар чистартудан башлыйк әле. Ул вакытында чыгарылып тормаса, язын яманга туры килә...
- Әлбәттә, бу эш кыш буена тукталып тормады. Шәһәр читенә 11000 куб.м кар чыгарылды. Юлларга ком, махсус ясалган кушылма даими сибелде. Ком һәм тоз кушылмасы юл техникасы белән 410 мең кв.м.да таратылды. Тротуарлар, җәмәгать транспорты тукталышы яннарына, ял мәйданчыкларына - барсы 32 мең кв.м җирдә кулдан ком сибелде. Шулай ук күперләрне, халык йөри торган баскычлы урыннар, сукмакларны кар-боздан арындыру бара, 45 куб.м.да канал, траншеялар әзерләнде - җәмгысе 4 млн.164 мең сумлык эшләр башкарылды.
- Олы юлларда хәрәкәт иминлеге дә аларның ни дәрәҗәдә чистартып, карап торылуына бәйле, шулай бит?
- Региональ дәрәҗәдәге юллар "Татнефтедор" ҖЧҖнең Азнакай УАДы карамагында. Әйтергә кирәк, коллектив үз эшенә бик җаваплы. 172 тонна тозлы су, 2250 тонна кушылма сибеп, предприятие юлларны кыш буе тиешенчә карады. КДМ базасындагы махсус җайланма белән 30 мең кв.м.да кардан чистарту, 17 мең кв.м.да юл читләрен чистарту, 666 км.да траншеяларны тәртипкә китерү эшләре барды. Буран вакытында техника шунда ук эшкә чыкты. Барысы 7 млн. сумга якын эшләр башкарылды.
- Күпкатлы йортларда яшәүчеләрне федераль программа нигезендәге капиталь ремонт кызыксындыра. Быелга эшләр күләме нинди һәм ремонт кайларда бара?
- 2013 елга районда 26 йортка 88 млн. 581 мең 487 сумлык капиталь ремонт үткәрү көтелә. Шәһәрдәге 18 йортка (70,2 млн. сумлык) Актүбәдә 5, авыл җирлекләрендә 3 күпфатирлы йортка капремонт керәчәк. Бүгенге көндә Шәйхетдинов урамындагы 7нче йортта тышкы өлешне, күршедәге 3нче йортта шулай ук фасадны яңарту, эчке инженерлык челтәрен алыштыру, Нефтьчеләр, 6 һәм Ленин, 6 йортларда су һәм электрүткәргечне, Ленин, 8, 27 А йортларында электр, Нефтьчеләр, 4 тә фасад, су, электрүткәргечләрне, Болгар, 2 дә - суүткәргеч, Нефтьчеләр урамындагы 20 нче йортта тышкы өлешне яңарту, җылылык, эчке инженерлык челтәрен, электрүткәргечләрне алыштыру эшләре бара. Актүбә бистәсенең Лесная урамындагы 26 нчы йортта суүткәргеч алыштырыла.
- Расих Әхәтович, яз - корыган агачларны кисү өчен дә кулай вакыт бит әле ул. Табигать яшәргәнче, ансына да өлгереп калырга кирәк.
- Агачларны, юл читләрендәге куакларны кисеп, тәртипкә китерү чараларына декабрь аенда ук керештек. Нефтьчеләр һәм Шәйхетдинов урамнарын тоташтырган юлда бу эшләрне башкаруда "Азнакайнефть" идарәсе, "Татнефть-ТранСервис" ҖЧҖ, "Татбуртранс" ҖЧҖнең Азнакай филиалы, "Водоканалсервис" ААҖнең Азнакай ПТСы, подрядчы төзү оешмалары, ТСЖлар һәм идарә итү компанияләре хезмәткәрләре зур активлык күрсәтте. Бер атна эчендә генә дә аларда 80нән артык кеше катнашты.
Февраль аеннан агач кисү дәвам итә. Беренче атнада предприятиеләр бераз сүлпәнлек күрсәтсә дә, икенче атнада эшләр тулы куәтенә барды. Көн саен 40-50ләп кеше җиң сызганып территорияне корыган, кирәксез агач, куаклардан чистартты. Югарыда телгә алынган актив коллективларга "Татнефть-АзнакайРемСервис", "Татнефть-ЭнергоСервис", "ЛУТР", мәгариф идарәсе, 89 нчы һөнәри лицей, "Азнакай киемнәре" ҖЧҖләр дә кушылды. Әлеге мөһим чара 80 проценка үтәлде. Сез әйткәнчә, яз хакимлекне үз кулына алганчы, шушы араларда агач кисү эшләре төгәлләнәчәк.
- Әйе, чистартыр, төзекләндерер чор. Эш-мәшәкатьләрнең бетеп торасы юк. Гамьле әңгәмәгез өчен рәхмәт, Расих Әхәтович, алар хакында сөйләшүне алга таба да дәвам итәрбез әле.
Әңгәмәдәш:Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яз чистартыр төзекләндерер чоры