Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яшүсмерләр өчен эш

Вакытлыча мәшгульлек Җәйге каникул чорында 14-18 яшьлек балаларны вакытлыча эшкә урнаштыру муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин ярдәмендә һәм район башкарма комитеты карары нигезендә тормышка ашыра. Районыбызда кабул ителгән бу программа балаларга каникул чорында эшләп алу мөмкинлеге бирә. Алар эш тәҗрибәсе туплый, акча эшли, мөстәкыйльлеккә өйрәнә, төрле һөнәрләр белән таныша, яңа...

Вакытлыча мәшгульлек

Җәйге каникул чорында 14-18 яшьлек балаларны вакытлыча эшкә урнаштыру муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин ярдәмендә һәм район башкарма комитеты карары нигезендә тормышка ашыра. Районыбызда кабул ителгән бу программа балаларга каникул чорында эшләп алу мөмкинлеге бирә. Алар эш тәҗрибәсе туплый, акча эшли, мөстәкыйльлеккә өйрәнә, төрле һөнәрләр белән таныша, яңа дуслар таба.

Яшүсмерләрне нинди эшләргә тартырга мөмкин?

Яшүсмерләр район һәм шәһәр территориясен төзекләндерү; вак-төяк ремонт һәм ярдәмче эшләрдә; авыл хуҗалыгы культураларын карауда һәм уңыш җыюда; мәдәни-массакүләм чараларда хезмәт күрсәтүдә; социаль-көнкүреш хезмәте күрсәтүдә; типография, журналистлык, курьер эшләрендә һәм РФ Хезмәт кодексында яшьләр өчен рөхсәт ителгән башка өлкәләрдә хезмәт куя ала.

Төп таләп - эш баланың сәламәтлегенә (сәламәтлеге буенча эшләргә яраганлыгы турында медицина белешмәсе булуы зарур), дөрес үсешенә, әхлагына һәм укуына зыян салмаска тиеш. 14 яшьлек балалар бары ата-ана яки законлы караучы һәм опека органнарының язмача ризалыгы нигезендә генә эшкә кабул ителә.

Балигъ булмаганнарга нинди эшләр тыела?

РФ Хезмәт кодексының 265 нче маддәсе нигезендә балигъ булмаганнарны зыянлы яки куркыныч шартлар булган эшләргә, җир асты эшләренә, шулай ук сәламәтлеге һәм әхлакый үсешенә зыян сала торган эшләргә (уен бизнесы, төнге кабаре һәм клублар, исерткеч эчемлекләр, тәмәке, наркотик матдәләр җитештерү һәм сатуга) тарту, авыр йөк ташыту тыела. 18 яшькәчә үсмерләрне тартырга ярамаган эшләр исемлеге Россия Федерациясе хөкүмәтенең 2000нче елның 25 февралендәге 163нче карары белән расланган.

Шулай ук балигъ булмаганнарга Хезмәт Министрлыгы тарафыннан расланган 07.04.1999 елның 7нче санлы карары белән авыр әйберләр күчертү, ташыту тыела.

Барлык очракларда да 18 яшькәчә булганнар бары тик медицина тикшерүе үткәннән соң гына (РФ Хезмәт Кодексының 266 маддәсе) эшкә алына. Медицина тикшерүен эш бирүче үз хисабына (РФ Хезмәт Кодексының 213нче маддәсе) үткәрергә тиеш.

Балигъ булмаганнарны берьюлы ике урында; вахта алымы белән; дини оешмаларда эшләтергә ярамый.

Ничә яштән эшкә кабул итәләр?

РФ Хезмәт кодексының 63 нче маддәсе 16 яшьтән эшкә кабул итәргә рөхсәт бирә. Әмма түбәндәге шартлар булганда, бала 14 яшьтән дә эшкә кабул ителә ала:

-эш баланың сәламәтлегенә зыян салмаса;

-эш укудан буш вакытта башкарылса һәм уку процессына зыян салмаса;

-ата-ананың берсе (уллыкка яки кызлыкка алучы, попечитель), опека органы эшкә рөхсәт бирсә.

РФ Хезмәт Кодексының 70 нче маддәсе 18 яше тулмаган хезмәткәрләргә сынау чоры билгеләүне тыя. Шулай ук әлеге кодексның 92 маддәсе нигезендә эш вакыты атнага уналты яше тулмаган балаларга - 24 сәгатьтән, уналты яшьтән унсигез яшькә кадәр 35 сәгатьтән артмаска тиеш.

Көндәлек эш (смена) 15-16 яшьлекләргә 5 сәгатьтән, 16-18 яшьлекләргә 7 сәгатьтән артмаска тиеш.

Балигъ булмаганнарның хезмәт закончалыгы белән билгеләнгән эш үзенчәлекләре сакланмаган, алар бозылган очракта оешма, аның җаваплы заты, җитәкчесе административ җаваплылыкка тартыла. Яшүсмерләрнең хезмәтенә оешмадагы түләү шартлары яки килешү нигезендә, әмма билгеләнгән айлык норма үтәлгән очракта, федераль законда билгеләнгән минималь хезмәт хакыннан ким түләнмәскә тиеш.

Эшкә урнашу өчен яшүсмерләргә түбәндәге документлар кирәк:

-15 яшь тулмаган икән, атасы яки әнисенең (опекун, попечительнең) язмача рөхсәте;

-паспорт яки аны алыштыручы документ;

-сәламәтлек торышы турында белешмә;

-саклык банкы кенәгәсе (картасы);

-дәүләт пенсия страхованиесенең страховой таныклыгы;

-салым түләүченең шәхси номеры (ИНН).

Мәшгульлек үзәге белән мөнәсәбәт

Эш белән тәэмин итүчеләр яшүсмерләрне вакытлыча эшкә алганда Азнакай шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белән килешү төзи. Мондый килешү төзү айлык эш нормасы үтәлгәндә эш бирүче түләгән хезмәт хакына мәшгульлек үзәгеннән дә 1275 сум күләмендә матди ярдәм күрсәтү мөмкинлеге бирә.

Балигъ булмаганнарны эшкә урнаштыру буенча тулы мәгълүматларны 7-49-57, 7-56-89 телефоннары аша алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яшүсмерләр өчен эш