Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яшьләрчә җитезлек белән

- Нәкыя апа, бер 10-15 минут кына утырып торыгыз әле, сөйләшеп алыйк! - дим. Юк, тиктормас кешене утыртып булмый икән аны. Юкса, өеп куйган тәмле тәбикмәкләре белән чәй дә эчеп алдык бит инде. Нигәдер күңелдә Һади Такташның " Алсу" шигыре кабатлана. Ләкин бераз гына башкачарак, Нәкыя апага яраклаштырып: "Үзе җитез,...

- Нәкыя апа, бер 10-15 минут кына утырып торыгыз әле, сөйләшеп алыйк! - дим.
Юк, тиктормас кешене утыртып булмый икән аны. Юкса, өеп куйган тәмле тәбикмәкләре белән чәй дә эчеп алдык бит инде. Нигәдер күңелдә Һади Такташның " Алсу" шигыре кабатлана. Ләкин бераз гына башкачарак, Нәкыя апага яраклаштырып: "Үзе җитез, үзе үткен, үзе зиһенле, үзе..." . Кара инде күз генә тия күрмәсен: 85 яшьтә дә шулай "тиктормас" булып була икән. Нәкыя апа өй буйлап йөри тора, үзе туктаусыз сөйли дә сөйли:
Азнакай районының Тимәш авыл Советына караган Каменка авылында туганмын. Татарчасын да, русчасын да яхшы беләм, ике тел дә якын. Әтием Миннеяр сугыштан инвалид булып кайтты. Сугыш чорында җиңел булмады инде. 11 яшьтән басуга чыгарып җибәрделәр, тырма тырмалап, көлтә бәйләп, нәни кулларыбыз канап, кутырлап беткәнче чүп утап көне-төне шунда яттык ...
Нәкыя апа зарланырга яратмый. Тимәш башлангыч мәктәбен тәмамлагач, телеграфистлыкка укырга китә. Элемтә бүлегендә эшләгәннән соң, Бөгелмә бухгалтерлар курсын тәмамлый. Азнакай май заводында, райпо автобазасында - баш бухгалтер, "Росгосстрах - Татарстан" ҖЧҖндә агент булып эшли. Бик күп Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, тыл ветераны буларак, юбилей медальләре бар.
Район башкарма комитетында эшләп йөргән уңган, булган, чибәр Нәкыяны Бөек Ватан сугышыннан кайткан Кәкре Елга авылы егете Инсаф Сәлахов күреп ала. Тиздән бик матур, тату гаилә корып җибәрәләр, ике кыз, бер ул тәрбияләп үстерәләр. Балаларының барысы да бик зиһенле, белемле. Барысы да югары уку йорты бетереп, мәртәбәле урыннарда эшлиләр. Ире Бөек Ватан сугышы ветераны, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры Инсаф Сәлаховның гына гомере озын булмый. Сугышта алган яралар үзен сиздерми калмый шул.
- Дөнья малына килгәндә, миңа берни дә кирәкми, - ди Нәкыя апа. - Бар да бар. Әле менә балаларым туган көнемә зур телевизор алып бирделәр. Әни, рәхәтләнеп кара, диләр. Ә инде ветераннар советыннан Миргасим Кәримов һәм Илүзә Миргасимова килеп кергәч, шатлыгымнан елап җибәрдем. Хезмәттәшем, оешманың ветераннар советы җитәкчесе Рәфига Сәгъдәтуллина һәрвакыт килеп, хәлемне белеп тора. Рәхмәтләр генә яусын үзләренә!
Менә шулай яңа туган һәр көнгә сөенеп, балалары, оныклары өчен горурланып, яшьләрчә җитезлек белән яши Нәкыя апа.
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яшьләрчә җитезлек белән