Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яшьлек дәрте белән

Шәһәрнең күркәмлеге - тәртип һәм чисталыкта, дибез. Ә менә үзебез яшәгән җирдә аны булдыру өстендә һәрдаим эшлибезме соң? Дөрес, соңгы елларда район үзәгендә, шулай ук аерым урамнарда тәртип һәм чисталык урнаштыру йөзеннән оешма-предприятие, учреждениеләргә эш участоклары бүлеп бирелә. Яз, көз айларында дәвам иткән айлыклар барышында тирә-юнь күзгә күренерлек күркәм төс...

Шәһәрнең күркәмлеге - тәртип һәм чисталыкта, дибез. Ә менә үзебез яшәгән җирдә аны булдыру өстендә һәрдаим эшлибезме соң? Дөрес, соңгы елларда район үзәгендә, шулай ук аерым урамнарда тәртип һәм чисталык урнаштыру йөзеннән оешма-предприятие, учреждениеләргә эш участоклары бүлеп бирелә. Яз, көз айларында дәвам иткән айлыклар барышында тирә-юнь күзгә күренерлек күркәм төс ала.
Таңсылу САНИЕВА

Яшәгән шәһәр-авылларыбызда тәртип, пөхтәлек булдыру - анда гомер итүче һәркемнең изге бурычы. Менә быел да шәһәребезнең оешма-предприятиеләрендә эшләүче хезмәткәрләр көрәк-тырмаларын кулга алып, йорт алларын, эш урыннарындагы территорияләрне тәртипкә китерә башлады.
29 сентябрь көнне шәһәр территориясен чистарту һәм яшелләндерү буенча уздырылган экологик өмәдә дә төрле предприятие эшчәннәре, 89нчы һөнәри лицей укучылары, укытучылары активлык күрсәтте. Егермедән артык оешма һәм предприятие яшьләре бер-ике сәгать эчендә Кара елга ярларын ялт иттереп чистартып та куйды.
Кемдер ташлап калдырган чүпне җыйган вакытта күпләргә шундый уй килгәндер: без җәй буе урамга никадәр чүп ыргытып барганбыз!
Ә бит полиэтилен капчык, пластик шешәләр череп таркалмый, еллар буе чүп өеме булып ята бирә. Аларны урамга ташлаганда без бу хакта уйлап та карамыйбыз. Чит илләрдәге кебек тәмәке төпчеге ыргытканга да законда шактый саллы штрафлар каралган булса, бәлки бездә дә тәртип булыр иде.
Быел урамнарда эш гаять күп. Бердәм тотынып, чисталык урнаштырыйк. Авылларда да өмәләр үткәрик. Тәртип булган җирдә генә - чисталык, чисталык булган җирдә генә ямь бар. Ә чисталык урнаштырган җирдә аны саклау - һәрберебезнең намус эше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яшьлек дәрте белән