Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яшел чыршы, балкып торчы!

24 декабрьдә Татарстан мәйданында шәһәрнең төп Яңа ел чыршысын ачу тантанасы булды. Бәйрәмгә килгән азнакайлыларны куян, төлке, аю һәм башка әкият геройлары каршы алды. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм - «Азнакайнефть» идарәсе начальнигы урынбасары Расих Фәйзуллин (үзәк чыршы мәйданы аларга беркетелгән иде) халыкка котлауларын юллады. Малайлар, кызлар һәм аларның...

24 декабрьдә Татарстан мәйданында шәһәрнең төп Яңа ел чыршысын ачу тантанасы булды.
Бәйрәмгә килгән азнакайлыларны куян, төлке, аю һәм башка әкият геройлары каршы алды. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм - «Азнакайнефть» идарәсе начальнигы урынбасары Расих Фәйзуллин (үзәк чыршы мәйданы аларга беркетелгән иде) халыкка котлауларын юллады. Малайлар, кызлар һәм аларның әти-әниләре Кыш бабай һәм Кар кызы белән чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнап, күңел ачты.
Шушында ук предприятиеләр, оешмалар арасында иң яхшы Яңа ел бизәлешенә йомгак ясалып, җиңүчеләр бүләкләнде.
25 декабьрдө район-шәһөр Мәдөният йорты каршындагы чыршы да ачылды. Бүген 17.00 сәгатьтә Мәнәвездә, 18.00 сәгатьтә Яңа Юлда шундый ук чара үткөрелә. Бу көннәрдө тагын бик күп урыннарда Яңа ел чыршылары ачылачак, балаларны күңелле тамашалар көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яшел чыршы, балкып торчы!