Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яшәүдән тәм, мәгънә табып...

Спортта көч сынаштылар Мәгълүм булганча, районыбызда халыкара инвалидлар көне уңаеннан айлык игълан ителеп, аның кысаларында күптөрле мәдәни, спорт чаралары, кызыклы очрашулар, хәйрия акцияләре һ.б. үтә. Алар газетабыз битләрендә дә һәрдаим яктыртылып килә. Басмабызның бу санында шушы араларда үткән янә берничәсенә тукталыйк. Азнакай инвалидлар җәмгыяте мәдәният идарәсе, спорт һәм туризм учреждениесе,...

Спортта көч сынаштылар
Мәгълүм булганча, районыбызда халыкара инвалидлар көне уңаеннан айлык игълан ителеп, аның кысаларында күптөрле мәдәни, спорт чаралары, кызыклы очрашулар, хәйрия акцияләре һ.б. үтә. Алар газетабыз битләрендә дә һәрдаим яктыртылып килә. Басмабызның бу санында шушы араларда үткән янә берничәсенә тукталыйк.
Азнакай инвалидлар җәмгыяте мәдәният идарәсе, спорт һәм туризм учреждениесе, яшьләр идарәсе белән берлектә Азнакай муниципаль районы җитәкчелеге ярдәмендә физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында зона спорт ярышлары оештырды. Ярышлар Тымытык гомумбелем бирү мәктәбе базасында үтте. Районыбызның шушы төбәк авылларыннан җыелган спортчылар спортның төрле төрендә көч сынашты һәм, әйтергә кирәк, бәйгеләр бик мавыктыргыч барды, җанатарларның алкышларына күмелеп торды. Ярышларга нәтиҗә ясаганнан соң, жюри иң-иңнәрне барлады. Дартс мәргәннәре - Фәрит Латыйпов (Тымытык), Ринат Гыйздәтуллин (Чалпы), Айрат Галимов (Урманай). Хатын-кызлар арасында: Рәмзия Фәйхетдинова (Урманай), Рәмзия Галиева (Уразай), Римма Фәрхетдинова.
Кул көрәшендә Рәйхан Мофазалов (Урманай), Ринат Шакиров (Тымытык), Ринат Гыйздәтуллин (Чалпы), Рәмзия Шәйхетдинова (Урманай), Нәкыя Мөхәммәтова (Әсәй), Рәмзия Галиевага (Уразай) тиңнәр табылмады. Шахматта Илсур Фәйзиев (Тымытык), Расих Шәрипов (Әсәй), Кәшиф Мәрданшин (Югары Стәрле) зирәклек күрсәтсә, шашка ярышында Әхсән Идиятуллин, Айсар Галимов (Татшуган), Айрат Галимов (Урманай), Әнвәр Ризванов (Тымытык), Әлфия Вәлиуллина (Сәпәй), Рәмзия Шәйхетдинова (Урманай), Ильмира Гәрәева (Югары Стәрле) призлы урыннарны яуладылар.
Өстәл теннисында Айрат Галимов (Урманай), Наил Шәфигуллин (Әсәй), Демьян Чулков (Тымытык) иң җитезләр һәм төгәлләр булып чыкты.
Балалар һәм үсмерләр арасында өстәл теннисында һәм дартс ярышында Данил Солтанов (Җиңү бистәсеннән) үзен инде өлгереп килгән спортчы итеп танытты.
Алар барсын
булдыра
Физик мөмкинлекләре чикле булса да, алар күңел төшереп, бездән булмас инде дип утыра торганнардан түгел. Күп кенә сау-сәламәт кешеләрне дә көнләштерерлек итеп яши беләләр, алай гына да түгел, үзләренең уңган-булганлыгы, һәр эшкә осталыгы белән хәйран калдыралар.
Күптән түгел узган "Без барсын да булдырабыз!" кичәсендә азнакайлылар моңа янә инанды. Берәүләре моңлы җырлары, дәртле биюләре, төрле уен коралларында гаҗәеп оста уйнаулары, күңел төпкелләрен актарган шигъри тәлгәшләре белән җәлеп итсә, икенчеләре кул эшләнмәләре белән шаккаттырды. Ниләр генә иҗат итмәгәннәр: тозлы камырдан, буяулар белән картиналар, аппликацияләр, агачны чокып эшләнгән сувенирлар, курчаклар, тегелгән, чигелгән, бәйләм әйберләр, шкатулкалар, салфетка-сөлгеләр... Кыскасы, санап кына чыкмалы да түгел. Ә аш-су осталары! Алар пешергән тәм-томнар телеңне йотарлык.
Иҗади эшләре күргәзмәдә урын алган, сәләтләреннән бөркелгән хозурлык бөтен залны биләп алган бу иҗтиһатчыларны исемләп бетермәле түгел, алар дистәләгән...Районыбыз авылларында, шәһәрдә һәм Актүбә бистәсендә гомер итүче бу райондашларыбыз белән горурланып туймаслык. Менә кайда ул чып-чын көрәшчеләр һәм тормышның авыр сынауларында җиңү яулаучылар!
Танышыйк,
дуслашыйк
Яшьләр үзәгендә оештырылган танышу кичәсен, әйтергә кирәк, яшьләр идарәсе, мәдәният өлкәсе хезмәткәрләре югары дәрәҗәдә, җиренә җиткереп әзерләгән иде. Ул ихлас аралашу рәвешендә, бәйрәм өстәле артында бик матур үтте дә. Әмма шунсы кызганыч, кичәгә килүчеләр саны гына азрак иде. Ә инде анда катнашучылар бик олы кунак булып, күңелләре күтәрелеп, бер-берләре белән танышып, дуслык элемтәләре урнаштырып, шундый очрашу оештыручыларга рәхмәтләрен әйтеп киттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яшәүдән тәм, мәгънә табып...