Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яшь журналистлар иҗат осталыгын сынады - ФОТОРЕПОРТАЖ

Яшь журналистларыбызның барысын да бу җиңүләре белән котлыйбыз.

Инде белгәнегезчә, газетабыз сайтында яшь журналистлар арасында иҗади бәйге игълан иткән идек. Кемнең язмаларын, видеосюжетларын иң күп караганнар – шуларга призлар да әзерләдек. Инде менә бәйгегә йомгак ясар чак та җитте. Зарина Хәйрнасованың “Я верю в чудо” исемле язмасын 862 кеше укып, ул беренче урынга чыкты. Эльза Ишмееваның “Әниемнең җылы кочагы” эссесы 762 кешене җәлеп иткән. Аңа 164 лайк та куйганнар һәм 17 комментарийлар да язганнар. Исламия Баянова, Эльзира Илһамова, Алина Кәримова сайт укучыларын видеосюжетлары белән шаккатырды. Аларны 613 кеше караган. Раяна Хәкимованың “Незабываемая поездка” язмасы 532, Далия Хәкимованың “Я верю” әсәре 525, Алина Нәбиуллинаның “Кто такой папа и какого им быть?” язмасы 327 тавыш җыйган. Яшь журналистларыбызның барысын да бу җиңүләре белән котлыйбыз. Аларның тәүге иҗади эшләрен укучыларыбыз бик яратып кабул итте. Яшь каләмчеләребезгә иҗат ялкынының тагын да ныграк дөрләвен, алга таба да безне менә шундый матур эчтәлекле эшләре белән сөендереп торуларын телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев