Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яшь чаңгычылар беренчелекне яулады

Чаңгычылар кышны көтеп ала. Ниһаять, декабрьдә көйсезләнеп торган һава торышы утырып, табигать салкыннарын бөркеде һәм ап-ак карга төренде. Бәйрәм яллары чорында Азнакайның чаңгы базасы да гөрләп торды. Биредә 8-9 гыйнварда 2004-2005 һәм 2002-2003 елгылар арасында чаңгы буенча зона ярышлары да узды. Анда Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Баулы, Лениногорск, Чирмешән, Ютазы, Мөслим...

Чаңгычылар кышны көтеп ала. Ниһаять, декабрьдә көйсезләнеп торган һава торышы утырып, табигать салкыннарын бөркеде һәм ап-ак карга төренде. Бәйрәм яллары чорында Азнакайның чаңгы базасы да гөрләп торды. Биредә 8-9 гыйнварда 2004-2005 һәм 2002-2003 елгылар арасында чаңгы буенча зона ярышлары да узды.
Анда Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Баулы, Лениногорск, Чирмешән, Ютазы, Мөслим районнарыннан 14 команда (барлыгы 140 укучы) катнашты.
Яшь чаңгычыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов сәламләде һәм уңышлар теләде.
Беренче көнне спортчылар спринт (ирекле стиль) һәм классика, икенче көнне эстафетада көч сынашты.
Районыбыз данын 4 нче лицей һәм Актүбә 2 нче урта мәктәбе чаңгычылары яклады. Нәтиҗәдә, 2004-2005 елгылар арасында 4 нче лицей - беренче, 2002-2003 елгылар арасында Актүбә командасы икенче урынны яулады.
Шулай ук шәхси зачетта да алты призлы урын азнакайлылар кулында. 4 нче лицейдан Данил Мөбарәкшин, Камилла Рәфыйкова, Актүбә 2 нче урта мәктәбеннән Шамил Корбиев, Екатерина Кедунова - беренче, 4 нче лицейдан Әминә Муфахарова һәм Актүбә 2 нче урта мәктәбеннән Әлфия Хаҗиева икенче урынга лаек булдылар.
- Чаңгы шуа башлавыма бер ел гына. Спортның бу төренә әтием этәрде, ул үзе дә чаңгычы. Мондый зур ярышларда катнашканым юк иде, җиңүемә бик шатмын, - ди Камилла Рәфыйкова.
Лицейдан ярышларда 10 укучы: 5 кыз, 5 малай катнашкан. Физкультура укытучылары Ирина Ихсанова һәм Гөлнур Камалетдинова сүзләренә караганда, кайберләре чаңгыга беренче тапкыр гына баскан. Шуңа да карамастан, нәтиҗәләре куанырлык.
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы шәһәребезнең 9 нчы урта мәктәбе базасында узды.
Азнакайның яшь чаңгычылары республикакүләм ярышларда да сынатмаслар дип өметләнәбез.
Резеда Сәрвәрова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яшь чаңгычылар беренчелекне яулады