Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ярдәм сорала!

Битараф калмыйк

Шаулап-гөрләп килгән ямьле яз көннәрендә табиблар Рәмзия һәм Илнур Фарукшиннарның зур уллары 5 яшьлек Римазга куркыныч диагноз куялар. Баланың баш миендә яман шеш булуы ачыклана. Шуңа карамастан, сабый көлә-уйный, нәни йөрәге рәхимсез чир белән ничек тә көрәшергә тырыша. Ул, әлбәттә, аны җиңәчәк дигән өмет белән яши аның якыннары. 

Бәла ялгыз йөрми, диләр шул... Чираттагы дәвалану курсыннан соң Римаз әти-әнисе белән әби-бабасы Венера һәм Фаил Заһитовлар янына кунакка Әлкәйгә кайта. 6 сентябрь төнендә өйдәгеләрнең барысы да изрәп йоклаган вакытта өйдә янгын чыга. Бәхеткә, зурларның берсе уяна. Ике баланы күтәреп, документларны эләктереп, бөтенесе дә исән-имин чыгып котылырга өлгерәләр. Заһитовларның гомер буе үз көчләре белән табылган барлык мал-мөлкәтләре көлгә әйләнә... Бу гына да түгел, бер йортта ике гаилә яшәгәнлектән, күршеләре Хәмидуллиннар гаиләсе дә түбәсез кала.  

Әлеге гаиләләргә килгән кайгыларның авырлыгын башына төшкән кеше үзе генә беләдер. Ходай Тәгалә аларга сабырлык, җиңеллек бирсен.

Хөрмәтле азнакайлылар, бердәм булыйк, шатлыгын гына түгел, кайгысын да бергә уртаклашыйк. Якташларыбызның хәсрәтен бераз гына булса да җиңеләйтик, ярдәм кулы сузыйк! Гаиләгә финанс ярдәме күрсәтү өчен исәп-хисап счетын да хәбәр итәбез: Заһитов Фаил Рәшит улы исемендәге 6390 0262 901515 2456 номерлы Сбербанк картасы. Телефон номеры: 89179123741.

 

Фото скриншот из соцсети

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев