Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яралы солдатның җан җылысы җитәрлек

Сәмигулла Хәбибуллин 1924 елның 3 июлендә Югары Стәрле авылында дөньяга килә. Тормышның бөтен авырлыгын татырга туры килә аңа, үзләре турында кайгыртырга, елап утырырга, төшенкелеккә бирелергә вакытлары булмаган ул чордагы халыкның. Сәмигулла 1942 елда, 18 яше тулгач, сугышка китә. Аның анда күргән-кичергәннәрен бик сөйлисе килми. Аның каравы, күрсәткән батырлыкларын хәрби бүләкләре...

Сәмигулла Хәбибуллин 1924 елның 3 июлендә Югары Стәрле авылында дөньяга килә. Тормышның бөтен авырлыгын татырга туры килә аңа, үзләре турында кайгыртырга, елап утырырга, төшенкелеккә бирелергә вакытлары булмаган ул чордагы халыкның.
Сәмигулла 1942 елда, 18 яше тулгач, сугышка китә. Аның анда күргән-кичергәннәрен бик сөйлисе килми. Аның каравы, күрсәткән батырлыкларын хәрби бүләкләре бик яхшы "тасвирлый": Кызыл Йолдыз ордены, Дан ордены, "Батырлык өчен" медале...
1943 елны Украина фронтында сугыша һәм яраланып, Тымытык сырхауханәсенә дәваланырга кайта. Яралары төзәлгәч, 1944 елда, кире сугышка китә. Балтыйк диңгезе буе фронтында 881 нче укчы полкта сугыша һәм бик каты яралана. Пермь өлкәсендә Верещагин госпиталендә дәвалана, анда уң аягын кисәләр.
1945 елның сентябрендә авылга кайту бәхетенә ирешә ул. Сөйгәне Гатиягә өйләнеп, 2 малай, 3 кыз һәм һәм әле тагын бер ятим малайны алып үстерәләр. 65 ел матур гомер итә алар, кызганыч, Гатия ханым 2012 елда вафат була.
Тыныч тормышта Сәмигулла абый почта бүлеге җитәкчесе булып эшли. 1946 елдан Тымытык районы Югары Стәрле авылы почта бүлеген җитәкли. Шуннан лаеклы ялга чыга. Якыннарының җан җылысын, кайгыртуын тоеп, һәр туган көнгә сөенеп, ил-көннәргә иминлек теләп яши Сәмигулла абый. Ул хәзерге вакытта Югары Стәрле авылында кече улы Зиннур һәм килене Ландыш тәрбиясендә гомер итә.
Энҗе Баязитова, Азнакай почтамтының кадрлар буенча белгече

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яралы солдатның җан җылысы җитәрлек