Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яр Чаллыда азнакайлылар якташлары белән очрашты

Азнакайның ул-кызлары кай тарафларга гына сибелмәгән! Чит җирләрдә яшәсәләр дә, туган якларын сагынып, аның белән һәрчак кызыксынып тора алар. Нәкъ шушы җирсү хисләре белән Яр Чаллыда яшәүче якташларыбыз 8 декабрьдә азнакайлыларны кунакка дәште. 2013 елда ак каланы бай ярминкә, җыр-моңнары белән әсир итеп кайткан иде Азнакай уңганнары. Бу юлы да...

Азнакайның ул-кызлары кай тарафларга гына сибелмәгән! Чит җирләрдә яшәсәләр дә, туган якларын сагынып, аның белән һәрчак кызыксынып тора алар. Нәкъ шушы җирсү хисләре белән Яр Чаллыда яшәүче якташларыбыз 8 декабрьдә азнакайлыларны кунакка дәште.

2013 елда ак каланы бай ярминкә, җыр-моңнары белән әсир итеп кайткан иде Азнакай уңганнары. Бу юлы да Чаллы халкы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, эшмәкәрләребез продукциясен, оста кулларыбыз ясаган әйберләрне бик теләп сатып алдылар. Барлыгы 10 центнерга якын сыер һәм сарык ите, 140 мең сумлык кош ите, 30 меңәр сумлык сөт продукциясе һәм бал, 5 тоннага якын ашлык һәм фураж белән килде азнакайлылар ярминкәгә. Бушлай пылау һәм кайнар чәй белән дә сыйладылар.

Кичке якта халык «Энергетиклар» Мәдәният йортына агылды.

- Чаллыда һәрчак якташлар очрашуы узып тора. Азнакай - ул үзгә як, бар өлкәдә беренчелеккә омтыла. Халкының тырышлыгы, эшчән һәм сәләтле булуы белән аерылып тора, - дип сәламләде Чаллы шәһәре мэры урынбасары Флера Андреева мәдәни чараны ачып.

Әлбәттә, кунак-төшем күчтәнәчләрсез булмый. Ул азнакайлыларга мәгърүр бөркет сынын бүләк итте. Муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин Азнакай халкының уңганлыгы, бердәмлеге бүгенге очрашуда да ачык чагылуын билгеләп үтте һәм алга таба да шулай аралашып, тату яшәргә язсын дигән теләген белдерде, истәлеккә бүләкләр тапшырды.

Концертны Чаллы сәнгать осталары башлап җибәрде. Аларның һәрберсе тамырлары белән туган ягыбызга барып тоташа.

- Туган җир ул кайда гына яшәсәң дә күңел түрендә. Азнакай белән, Азнакайдан булуыбыз белән һәрчак горурланабыз, аның исеменә тап төшерергә тырышмыйбыз. Бу очрашуны без бик зарыгып көттек, аңа бар көчебезне биреп әзреләндек, - ди ак каладагы Азнакай якташлары оешмасы җитәкчесе Илнар Гайсин.

Чаллылардан соң сәхнә Азнакай Мәдәният сарае иҗат коллективлары кулына күчте. Һәр чыгышта - туган якка мәхәббәт, мәдһия. Ә экранда - мәгърүр Чатыр тавы, елга-күлләребез, саф сулы йөгерек чишмәләребез, яшел хәтфә болыннарыбыз, алтын башаклы кырларыбыз… Кичерешләр йөрәк түренә генә сыймыйча, күзләрдән яшьләр булып та агылды.

- Туган якларга кайтып килгән кебек булдык, җаныбызга әйтеп бетергесез ял алдык, - диде чаллылар.

Татар эстрадасы йолдызлары Зәйнәп Фәрхетдинова, Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем, Равил Галиевнең катнашуы бу кичәгә тагын да бер затлылык, ямь өстәде.

Фоейда оештырылган Азнакай курчаклары һәм итекләре күргәзмәсеннән дә кәнәгать калды халык.

Бу көнне азнакайлылар якташларыбыз эшли торган предприятиеләрдә булдылар, мэрияда ике якның да мәгариф, мәдәният, медицина өлкәсе вәкилләре тәҗрибә уртаклаштылар.

М.Җәлил исемендәге Чаллы шәһәр үзәк китапханәсендә исә танылган әдипләребез Илдус Гыйләҗев, Мирсәй Гариф Чаллы язучылар оешмасы әгъзалары белән очрашты.

- Бик җылы итеп аралаштык. Чаллы язучылар оешмасы рәисе, язучы Факил Сафин үз төбәкләрендәге әдәби тормыш белән таныштырды. "Мәйдан" журналының баш мөхәррире Фидаил Мәҗитовның уртак иҗади проектлар өстендә эшләү тәкъдиме ике як тарафыннан да бик җылы кабул ителде. Без дә соңгы елларда чыккан Азнакай һәм авыллар тарихына багышланган җиде китабыбызны тәкъдир иттек, - ди үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Лилия Мортазина.

- Илдус Гыйләҗев, тумышы белән Татшуганнан Данис Хәйруллин, Әлфия Ситдикова, Сирень Якупованың милләт язмышы, туган җир, мәхәббәт һәм яшәеш турында ихлас хисләр белән язылган шигырләре, йөздән артык фәнни хезмәтләр авторы, профессор Ягъфәр Гариповның татар теле турындагы фикерләре бу очрашуга килгән һәркемнең күңелендә урын алганадыр, мөгаен, - дип, Чаллы үзәкләштерелгән китапханәләр системасының методик эшләр бүлеге җитәкчесе Венера Бәдретдинова да тәэсирләре белән уртаклашты.

Йөгерек су мүкләнми диләр бит. Мондый багланышлар алга, яңа үрләр яуларга этәргеч бирә, халкыбызның җәүһәрләрен барларга, асылташларын ачарга ярдәм итә, туган җиргә мәхәббәт тәрбияли.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яр Чаллыда азнакайлылар якташлары белән очрашты