Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яр Чаллыда 74 яшьлек әби ирен самовар белән бакыйга “озаткан”

82 яшьлек ир-ат шунда ук җан биргән Яр Чаллыда ызгыш вакытында 74 яшьлек пенсионер әби үзенең 82 яшьлек картын самовар белән башына сугып үтергән дип фаразлана. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә әйтелгәнчә, фаҗига кичә кич Яңа шәһәр микрайонында килеп чыккан. Ызгыш вакытында әби иренең башына самовар белән...

82 яшьлек ир-ат шунда ук җан биргән

Яр Чаллыда ызгыш вакытында 74 яшьлек пенсионер әби үзенең 82 яшьлек картын самовар белән башына сугып үтергән дип фаразлана. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә әйтелгәнчә, фаҗига кичә кич Яңа шәһәр микрайонында килеп чыккан. Ызгыш вакытында әби иренең башына самовар белән суккан, җәрәхәтләнү-имгәнү нәтиҗәсендә, ир-ат шунда ук җан биргән.

Моңа кадәр хөкем ителгән абыйлы-энеле ир-атларның табында 16 февраль көнне килеп чыккан ызгыш-талашы да начар тәмамланган. Яр Чаллының шул ук микрайонында сәгать 2.00дә 26 яшьлек Чаллы егетен фатирыннан хастанәгә алып киткәннәр. Аның күкрәк читлегенә пычак белән яра салынган булган. Җинаять кылуда шик белән зыян күрүченең 31 яшьлек туганы тоткарлана. Әлеге ир-ат көтелмәгәндә килеп чыккан ызгыш вакытында үзенең туганын пычак белән яралавын таныган. Ызгыш алдыннан алар бергәләп спиртлы эчемлекләр эчкән булган.

Мәгълүмат http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/02/17/106467/ сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яр Чаллыда 74 яшьлек әби ирен самовар белән бакыйга “озаткан”