Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Янгын сүндерүчеләр балаларга бәйрәм ясады

Янгын сүндерүче абый-апалары "Каенкай" һәм "Бөркеткәй" сәламәтләндерү лагерларында тәрбияләнүче балаларга янгын куркынычсызлыгына багышланган бәйрәм үткәрделәр. Яшь гражданнар коткаручы абыйларыннан янгыннан саклану, янгын була калса, аңа ничек каршы торырга кирәклеген өйрәнделәр. Учакны (ясалма) янгын сүндергечләр белән үзләре сүндергәч, нәни янгынчылар куанычларыннан сикерешеп куйдылар. Алар янгын сүндерү һәм коткару җайланмалары белән дә...

Янгын сүндерүче абый-апалары "Каенкай" һәм "Бөркеткәй" сәламәтләндерү лагерларында тәрбияләнүче балаларга янгын куркынычсызлыгына багышланган бәйрәм үткәрделәр. Яшь гражданнар коткаручы абыйларыннан янгыннан саклану, янгын була калса, аңа ничек каршы торырга кирәклеген өйрәнделәр. Учакны (ясалма) янгын сүндергечләр белән үзләре сүндергәч, нәни янгынчылар куанычларыннан сикерешеп куйдылар. Алар янгын сүндерү һәм коткару җайланмалары белән дә танышып үттеләр. Зуррак балалар коткаручы абыйларының хәрби киемнәрен дә киеп карадылар. Бәйрәм эстафета белән төгәлләнде. Ял итүче балалар командаларга бүленеп, янгын кагыйдәләре буенча практик һәм теоретик белемнәрен күрсәттеләр. Саубуллашканда, ике як та: янгыннарда түгел, ә бәлки бәйрәмнәрдә генә очрашырга насыйп булсын дигән теләктә калды.

24 нче янгын сүндерү часте мәгълүмат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Янгын сүндерүчеләр балаларга бәйрәм ясады