Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Янабыз!

Сбербанк бинасында янгын. Берәү тыны-көне бетеп, янгыннан коткару бүлегенә шалтырата. – Әлү, исәнмесез! Тизрәк килегез, банк яна. Адрес....

– Сез янгыннан коткару бүлегенә шалтыраттыгыз. Зинһар өчен линиядә калыгыз! (Дәртле көй уйный) – Әгәр сез безнең хезмәтләр турында белешергә теләсәгез,1 гә басыгыз! Әгәр янгын куркынычсызлыгы буенча килешү төзергә теләсәгез, 2 гә басыгыз! Игътибар! Янгын куркынычсызлыгы бүлеге сезгә өр-яңа коткару ысуллары тәкъдим итәргә әзер. Кызыксына калсагыз, 3 кә басыгыз! Вариантларны аңышмасагыз, линиядә калыгыз! Янгын чыккан бинаның кадастр номерын әзерләгез һәм ул бинаның хуҗасының паспорт номерларын әйтегез! Сезнең шалтыратуыгыз безнең өчен бик мөһим,шуның өчен линиядә калыгыз!

(Шалтыратучы 6-7 катлы итеп сүгенеп ала.)

– Әгәр янгынны үзлегегездән сүндерергә теләсәгез, ”Алдынгы карашлы сүндерүче” хезмәтләреннән файдаланыгыз һәм 4 кә басыгыз! Оператор белән тоташтыру өчен, 5 кә басыгыз!

(Дәртле көй уйный)

– Хәерле көн! Сезне янгын сүндерү бүлеге операторы Сергей тыңлый!

– Бездә янгын! Банк бинасы яна...

– Мин сезгә ничек ярдәм итә алам?

– Сез ахмакмы әллә?! Банк бинасы яна дим! Тизрәк сүндерергә кирәк!

– Бинаның кадастр номерын һәм хуҗасының паспорт номерларын әйтегез!

– Мин аны каян белим. Мин сезгә адресны әйтәм...

– Зинһар өчен линиядә калыгыз, мин сезне белешмәләр бүлеге белән тоташтырам!

(Дәртле көй яңгырый)

– Әгәр сез янгын сигналы урнаштырырга теләсәгез, ”сигнал” дип әйтегез! Әгәр көн әйләнәсе сүндерү хезмәте бүлеге кирәк булса, ”Тоташтыр!” – дип әйтегез! Сез кирәкле вариантны сайларга өлгермәдегез, шуңа күрә сезне кабаттан оператор белән тоташтырабыз!

(Дәртле көй уйный.)

– Хәерле көн! Минем исемем Александр. Сезгә ничек ярдәм итә алам?

– Банк яна дим, мур кыргыры! Эшләгез берәр нәрсә!!!

– Гафу итегез, сезгә кем дип мөрәҗәгать итәргә?

– Янгын дим, янгын, хайван!..

– Безнең янгын сүндерү хезмәткәрләре сезнең проблеманы хәл итүне ышандыралар.Тагын ничек ярдәм итә алам?

Бу вакытта инде банк бинасы янып көлгә әйләнгән иде...

Кызганычка каршы, күп очракта тормышта менә шундый хәл белән очрашырга туры килә.

Гөлчәчәк Садретдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев