Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ялларыгыз тыныч узсын!

Ялларда күпләр авылларына кайтып китә.

Әгәр ялыгыз һәм ял итеп кайтканнан соң тормышыгыз тыныч булсын дисәгез, берничә кагыйдәне истә тотыгыз. Күршеләрегезгә күз-колак булырга киңәш итү зыян итмәс. Нык ишек һәм йозакка акчагызны кызганмагыз. Әгәр инде фатирны үзәкләштерелгән сак системасына тоташтырсагыз, тагын да тыныч булырсыз. Аулак урыннарда йөрү тыныч һәм рәхәттер, әмма анда куркыныч янау ихтималын онытмагыз. Аеруча ташландык гаражлар, төзелеш мәйданчыклары тирәсендә йөрмәскә тырышыгыз. Урамда сезнең белән талашырга тырышкан кешеләр булса, аларга җавап бирмәгез. Шуны истә тотыгыз – исерек, адекват булмаган кешене үз сүзләрегез белән «тәрбияли» алмыйсыз, ә менә күңелсез хәлгә юлыгуыгыз бар. Әгәр сезне машинага утыртырга тырышалар икән, тавыш чыгарудан курыкмагыз һәм оялмагыз. Балаларга аңлатыгыз – сезнең исемнән беркем дә ишек ачуны сорый алмый. Почтальон, табиб, полицейский, сантехник, электрик, әти-әниеңнең туганы дип әйтеп ишек ачуны сораган кеше җинаятьче булырга мөмкин. Балалар биш «ярамый»ны белергә тиеш:

  • Таныш түгел кешеләргә ишек ачарга;
  • Таныш түгел кешеләр белән каядыр барырга;
  • Таныш түгел кешеләрнең машинасына утырырга;
  • Караңгыда урамда уйнарга;
  • Подъезд, лифтка таныш түгел кеше белән керергә.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы кисәтә: әгәр җинаятьнең шаһиты булсагыз, полиция бүлегенә яки 02, 102, 291-20-02 номерларына шалтыратыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев