Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Ялгышырга хакыбыз юк”

Кеше судка иң беренче чиратта гаделлек эзләп килә. Суд - конфликтларны чишү өчен иң соңгы инстанция. Судья хезмәте авыр һәм җаваплы. Чөнки нәкъ менә ул кеше язмышларын хәл итә, аларның ышанычын аклый, гаделлекне торгыза. Шуңа да судьяга югары һөнәри осталыкка ия булудан тыш, яхшы психолог, тәрбияче, оештыручы булырга да кирәк....

Кеше судка иң беренче чиратта гаделлек эзләп килә. Суд - конфликтларны чишү өчен иң соңгы инстанция. Судья хезмәте авыр һәм җаваплы. Чөнки нәкъ менә ул кеше язмышларын хәл итә, аларның ышанычын аклый, гаделлекне торгыза. Шуңа да судьяга югары һөнәри осталыкка ия булудан тыш, яхшы психолог, тәрбияче, оештыручы булырга да кирәк. Ә иң беренче чиратта ул үзенең кешелеклеге белән аерылып торырга тиеш. Азнакай районы һәм шәһәре 3 нче суд участогы җәмәгать судьясы Рәмис Исламовка нәкъ менә шушы сыйфатлар хас.
- Безнең ялгышырга хакыбыз юк, - ди дистә елга якын шушы җаваплы вазифаны башкарган Рәмис Гарифҗан улы. - Чөнки кечкенә генә ялгышу да кеше тормышын бөтенләй кире якка борып куярга мөмкин. Кеше сиңа соңгы өметен баглап килгән икән, аның ышанычын акларга кирәк. Гаделлек кайтарылырга, хокук бозучы үз җәзасын алырга тиеш. Бу хакыйкать миңа кечкенәдән әти-әни тәрбиясе белән үк сеңгән.
Судьяның эше йокысыз төннәр белән бәйле. Әледән-әле алышынып торган бихисап закончалыклар, һәр өлкәнең үзгәреп торган үзенчәлекләре... Җитмәсә, җинаятьчеләр дә остарганнан-остара бара. Нинди генә мошенниклар, хокук бозучылар юк хәзер. Соңгы елларда кешеләр арасында социаль тигезсезлек, эшсезлек, күңел төшенкелеге көнкүреш җинаятьләре, гаилә низагларының артуына китерде. Гражданлык эшләреннән тыш өч елга кадәр иректән мәхрүм итү белән бәйле җинаятьләр, административ эшләрне дә карарга туры килә аңа. Кыскасы, бар өлкәдә дә ныклы белем, тәҗрибә таләп ителә.
Р.Исламовка биредә хокук сагында күпьеллык тәҗрибәсе дә ярдәмгә килә. Ул 1984 елда армия сафларында Белоруссия һава хөҗүменнән саклану гаскәрләрендә хезмәт итеп кайтуга ук Азнакай эчке эшләр бүлегенә килә. Тырыш, тәвәккәл, үз эшенә бар күңелен биргән егет гади милиционердан эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. 1996 елда Казан юридик институтын тәмамлый. 2004 елдан башлап ул шушы вазифасында.
Гаделлек сакчысы буларак, судья эштә генә түгел, җәмгыятьтә, гаиләсендә дә үрнәк булырга тиеш. Үзенә тиң ярны Рәмис армиядә хезмәт иткәндә очрата. Татьянаны кәләш итеп Азнакай якларына алып кайта. Исламовлар тигез, матур гаиләдә өч бала тәрбияләп үстерәләр. Уллары Данис - инженер-механик, кече кызлары - Зарина музыка колледжында укый, ә менә уртанчы кызлары Алена әтисе эзеннән киткән. Бүгенге көндә Казан шәһәре судында юрист. Яшь әби белән бабайның инде кечкенә оныклары - Дариналары бар. Өч бертуган: Фаил, Рафил һәм Рәмис Исламовлар Тымытык авылында яшәүче әниләре - Әнисәнең дә алыштыргысыз ярдәмчеләре.
Бу көннәрдә Рәмис Исламов якыннары, туганнары, дуслары, хезмәттәшләре белән үзенең 50 яшьлек юбилеен бәйрәм итә. 50 яшь - ул ир-ат өчен тауларны күчерер чак кына. Уңышлар юлдаш булсын аңа.
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Ялгышырга хакыбыз юк”