Бу бүләкне биләмә җитәкчелеге, клуб активистлары, авыл халкы сабыйларга Балаларны яклау көненә ясады.
Җиһазлар үзара салым акчасына алынса, аларны урнаштырырга, мәйданчык ясарга өлкәннәр барысы бергәләп өмәгә чыккан.
- Авылыбыз ир-егетләре, бигрәк тә авыл старостасы Фердинант Карабанов, җәмәгать эшләрендә гел актив Сирин Вәлиев, Янабай абый, Пимуллин Ридан зур активлык күрсәттеләр. Шулай уртак көч белән бик матур уен мәйданчыгы калыкты, - ди авылның мәдәният йорты җитәкчесе Мәҗит Ибраһимов.
Җәйге каникулда балалар анда рәхәтләнеп кинәнер.
Нет комментариев