Кичә Яр Чаллыда билгеле җәмәгать эшлеклесе, "Агыйдел" татар-башкорт дуслыгы җәмгыяте рәисе Маузир Мирхәт улы Гыйниятуллин вафат булган.
Әтисенең үлеме хакында улы Артур үзенең инстаграм битендә хәбәр итә.
Якташыбыз белән хушлашу дүшәмбе көнне Яр Чаллы шәһәрендә була. Маузир Гыйниятуллин туган авылы Сарлыда җирләнәчәк.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев