Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яхшыбай авылында Нәсимә Нуриева өендә җыелып кече авыл бәйрәмен үткәрделәр

Кече авыл көннәре үткәрү районыбызда күркәм традициягә әверелде. Бу атнада Яхшыбай авылы халкы район җитәкчелеге белән очрашып, "Юлдаш" агитбригадасы чыгышын тыңлап хозурланды. Авылда мәдәният йорты булмаса да, Нәсимә Нуриева өендә җыелып, бәйрәмне матур итеп үткәрделәр. Һәрберсе тәм-томын күтәреп, бәлешкә кадәр пешереп алып килгән иде. -Тормышларыбыз яхшы. Газыбыз, суыбыз, юлыбыз бар....

Кече авыл көннәре үткәрү районыбызда күркәм традициягә әверелде. Бу атнада Яхшыбай авылы халкы район җитәкчелеге белән очрашып, "Юлдаш" агитбригадасы чыгышын тыңлап хозурланды. Авылда мәдәният йорты булмаса да, Нәсимә Нуриева өендә җыелып, бәйрәмне матур итеп үткәрделәр. Һәрберсе тәм-томын күтәреп, бәлешкә кадәр пешереп алып килгән иде.

-Тормышларыбыз яхшы. Газыбыз, суыбыз, юлыбыз бар. Райпо кибетеннән атнага ике тапкыр килеп, азык-төлек белән тәэмин итеп китәләр. Авыл җирлеге башлыгыбыз Ришат Әскәровтан бик уңдык. Нинди генә гозер белән мөрәҗәгать итсәң дә, игътибарсыз калдырмый, - диләр яхшыбайлылар.

Мәсгуткә баргаласалар да, мондый бәйрәмнең авылда күптән оештырылганы булмаган. Яхшыбай халкы район үзешчәннәрен тагын да кунакка чакырып калды. "Бәлеш - бездән, җыр - сездән", - диделәр өлкән яшьтәге абый-апалар шаяртып.

Резеда ШӘРИПОВА

фото сайттан http://aznakayevo.tatarstan.ru/rus/aznakaevo_fotoreport.htm/photoreport/635952.htm


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яхшыбай авылында Нәсимә Нуриева өендә җыелып кече авыл бәйрәмен үткәрделәр