Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яңгын "чыккан"

Резервуар паркында чыккан янгын турында уйласаң, күз алдына куркыныч картина килеп баса: ялкын баганасы кара төтенгә әверелеп, кара болыт булып һаман өскә үрмәли, нефть парлары шартлау сәбәпле, резервуар капкачы кубып, берничә йөз метрга оча... Шуңа да нефть резервуарларында чыккан янгынны сүндерү бик күп көч, сабырлык, осталык таләп итә. Янгын чыккан...

Резервуар паркында чыккан янгын турында уйласаң, күз алдына куркыныч картина килеп баса: ялкын баганасы кара төтенгә әверелеп, кара болыт булып һаман өскә үрмәли, нефть парлары шартлау сәбәпле, резервуар капкачы кубып, берничә йөз метрга оча... Шуңа да нефть резервуарларында чыккан янгынны сүндерү бик күп көч, сабырлык, осталык таләп итә. Янгын чыккан очракта нишләргә? Әлеге сорауга дөрес юнәлеш бирү өчен янгын сүндерү бүлекләре хезмәткәрләре өчен ел саен өйрәнүләр оештырыла. Быел алар Азнакай товар паркында очраштылар. Күләме 5 мең кубометр булган резервуарда чыккан "янгын"ны сүндерү өчен 24 һәм 87 нче янгын сүндерү бүлекләре хезмәткәрләре тиз арада килеп җитеп, эшкә кереште. Ярдәмгә Актүбә, Җәлил бистәсе, Карабаштан килгән янгын сүндерүчеләр якында торган резервуарларны ялкыннан саклауга керештеләр. Тиздән көчле янгыннарны сүндерүгә көйләнгән күтәрткеч автомобиле дә ярдәмгә килде һәм «янгын чыганагы» күбек ярдәмендә тиз арада «сүндерелде». Чын янгындагыча булган өйрәнүләрнең азагы "отбой" командасы белән тәмамланды. Янгын сүндерүчеләр өйрәнүләрдән канәгатьләнү хисе алып таралыштылар. Мондый "янгыннар" киләчәктә дә шартлы булып калсын иде.

Эльвира СӘЛИМҖАНОВА,

24 нче янгын сүндерү бүлеге инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңгын "чыккан"