Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яңалыклар

Агымдагы елның алты аенда республикада гомуми мәйданы 12 264,5 кв. метр булган торак мәйданы эксплуатациягә тапшырылган. Процентларда ул 116% тәшкил итә. Шул исәптән Азнакайда - 7877, Актүбәдә - 504, авыл җирлегендә - 3883,5 кв. метр. Быел «Татнефть» җәмгыяте һәм аның структура бүлекләре хезмәткәрләренә социаль ипотека буенча 90 квартира кулланылышка тапшырылырга...

Агымдагы елның алты аенда республикада гомуми мәйданы 12 264,5 кв. метр булган торак мәйданы эксплуатациягә тапшырылган. Процентларда ул 116% тәшкил итә. Шул исәптән Азнакайда - 7877, Актүбәдә - 504, авыл җирлегендә - 3883,5 кв. метр. Быел «Татнефть» җәмгыяте һәм аның структура бүлекләре хезмәткәрләренә социаль ипотека буенча 90 квартира кулланылышка тапшырылырга тиеш. Әлеге көндә бюджет өлкәсендә хезмәт куючы 80 кешегә шулай ук квартиралар төзелә.

***

«Татнефть» компаниясенә эшлекле визит белән Россия Федерациясе энергетика министры Александр Новак килде. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Татнефть» ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов озатып йөрде. Визит «Татнефть» ААҖ югары үзле нефть ятмаларын үзләштергән Яшәүче территориясеннән башланды. Аннан соң делегация «Татнефть» ААҖнең стратегик проекты булган «Танеко» нефть эшкәртү һәм нефтехимик заводлар Комплексында булды. Визит программасына шулай ук «Татнефть»нең Түбән Кама шина комплексы да кертелгән иде. Россия Федерациясе энергетика министры Александр Новак компания эшчәнлегенә югары бәя бирде.

***

«Азнакайнефть» идарәсе җитәкчелеге элек монда лаеклы хезмәт куйган ветераннарга ихтирам һәм хөрмәт белән карый. Бүләк йөзеннән, җитәкчелек 80 ветеранны кичә Болгарга сәяхәткә алып китте. Нефтьчеләр көне уңаеннан «Азнакайнефть» идарәсе үз ветераннарына азык-төлек белән бүләк пакетлар да таратачак.

***

Якташыбыз, танылган жырчы Зәйнәб Фәрхетдинова үзенең туган көн концертларын туган ягы Азнакайдан башлап җибәрде. Залның шыгрым тулы булуы җырчыбызга булган хөрмәтнең никадәр көчле булуы хакында сөйли иде. Яраткан җырчыбызны муниципаль район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин һәм шәхсән үзләре исеменнән Азнакай районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Айдар Шәмсетдинов һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев котладылар, киләчәктә дә азнакайлыларны матур концертлары белән сөендерүен теләделәр.

***

28 августта православие чиркәве Успение Пресвятой Богородицы бәйрәмен билгеләп үтә. Бу көнне ике атна дәвам иткән успение уразасы тәмамлана, дин тотучылар Гайсә пәйгамбәрнең әнисе Мәрьямнең ахирәткә китү выкыйгасын искә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яћалыклар