Яңа Юлда Чыршы бәйрәме күңелле узды
ҖӘМГЫЯТЬ

Яңа Юлда Чыршы бәйрәме күңелле узды

Яңа Юл бистәсенең күп функцияле үзәге каршында Чыршы бәйрәме узды.

Торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты җитәкчесе Руслан Мөгътәсимов, 9 нчы территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Риф Самаров халыкны якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерделәр.

Бәйрәмдә Кыш бабай, Кар кызы, әкият геройлары олысын-кечесен төрле уеннарга тартып, тәмле бүләкләрен өләштеләр.

– Бүгенге күңелле кичәне җырлары-уеннары белән матур итеп алып барган мәдәният хезмәткәрләренә, аны үткәрүдә ярдәм күрсәткән иганәчеләребезгә рәхмәтлебез. Яңа ел ялларында да чыршы яны гөр килеп торсын, – диде Риф Самаров.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев