90-нчы елгы “Маяк”ны эзлиләр!
Дуслар, безгә Мәскәүдән Наталья исемле реставратор мөрәҗәгать итте.
Ул Азнакай турында да, “Маяк” газетасы турында да моңанчы ишетмәгән дә, белмәгән дә.
Аның кулына борынгы сандык килеп эләгә. Капкач астындагы күн һәм оргалитны салдыргач, анда иске газеталар ябыштырылганы беленә! Төрле басмалар арасында 1990 елның 22 декабрендә чыккан «Маяк» та бар икән.
Мәскәүлеләр газетаның нәкъ менә шушы санын табарга һәм сатып алырга бик телиләр. Безнең редакция музеенда аның бердәнбер нөсхәсе генә бар.
Бәлки укучыларыбызның берәрсендә шушы газета саклангандыр?! Әгәр дә сез аны сатарга яки бүлешергә әзер икән – безнең белән элемтәгә керегез!
Редакциягә шалтыратыгыз: 8 (85592) 9-39-80
Комментарийларда языгыз! #комментарии
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев