Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яңа Юл зәһәр суыкта ягулыксыз калган

Кыш кыш инде. Энҗе карлары белән җиргә сафлык, пакълек иңдереп кенә калмый, күз ачкысыз бураннары, зәмһәрир суыклары белән дә "чеметкәләп" ала. Бу көннәрдә Кыш бабай чыннан да үз кодрәтен күрсәтә: температура - 30 градустан да түбәнрәк төште, битләре чеметтереп көчле җил исә, кар көртләре дә зур авырлыклар тудыра. Көчле салкыннарда...

Кыш кыш инде. Энҗе карлары белән җиргә сафлык, пакълек иңдереп кенә калмый, күз ачкысыз бураннары, зәмһәрир суыклары белән дә "чеметкәләп" ала. Бу көннәрдә Кыш бабай чыннан да үз кодрәтен күрсәтә: температура - 30 градустан да түбәнрәк төште, битләре чеметтереп көчле җил исә, кар көртләре дә зур авырлыклар тудыра. Көчле салкыннарда өең салкын, кайнар чәй эчәргә газың булмаса, эшләр харап.

Ә мондый зәмһәрир суыкларда гадәттән тыш хәлләр дә килеп чыгып кына тора. Безнең районда хәлләр ничегрәк, Азнакай халкы суыклардан зыян күрмәгәнме?

- Шимбә көнне көндезге сәгать өчтә Яңа юл бистәсендәге йортларда газ бетүе турында хәбәр алдык, - ди Азнакай шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкуров. - Күз алдына китерәсездер: тышта 33 градус суыклык бит. Яшь балалар, өлкән яшьтәгеләр, урында ятучы авырулар бардыр. Бистәдә яшәүче берәү йортында су җылыткычын алыштырганда газ приборлары белән эшләүче махсус оешмага мөрәҗәгать итеп торуны кирәк тапмаган. Үз белдекләре белән урнаштыру нәтиҗәсендә, су шлангын газ белән тәэмин итү системасына ялгап куйганнар.

Җир астындагы газ линиясенә су кереп, "пробка" хасил иткән һәм 22 йорт зәңгәр ягулыксыз калган. Эш барышында янә 150 торак йорт газсыз торды. 6,5 км җир асты газүткәргече өрдертелеп чистартылды. Аварияне бетерү өстендә төнге 24.00 сәгатькә кадәр эшләделәр. Рәхмәт Азнакай РЭГС хезмәткәрләренә (җитәкчеләре Фирдәвес Рахманов ) алны, ялны белмичә чын мәгънәсендә "көрәштеләр", вакыйганың тагын да катлаулануына юл куймадылар.

Якшәмбе көнне Нефтьчеләр һәм Солтангалиев урамнары киселешендәге салкын су торбасы шартлады. Азнакай җылылык челтәре предприятиесе "Водоканалсервис" АҖ хезмәткәрләре дә эшне оператив рәвештә башкарып чыктылар. Берничә сәгатьтән йортларга янә су килде.

Бу көннәрдә шәһәребездәге хезмәт күрсәтүче оешма-предприятиеләр, авария хезмәтләре икеләтә көч белән эшлиләр, өстәмә дежур тору һәм башка чаралар оештырылды.

Ваемсызлык һәм битарафлык, җылыту приборлары һәм мичләрдән дөрес файдаланмауның ахыры яхшыга илтми. Мисаллар артыннан ерак китәсе түгел. "Дүшәмбе көнне Благодатное авылындагы шәхси йортта биш кеше мичтән чыккан ис газына исергән", - дип хәбәр иттеләр безгә МЧС ның Азнакай бүлегеннән. Вакыйга бик аянычлы: бер кеше үлгән, икесе сырхауханәнең реанимация бүлегендә ята. Бәхеткә, берсе исән-сау. Күрәсең, мичне иртә томалап куйганнар.

Мондый аянычлы вакыйгалар халыкка игътибарлы булырга, йортларындагы газ, су, ут, җылыту приборлары, мичләрдән файдаланганда куркынычсызлык кагыйдәләрен сакларга кирәклеген тагын бер кат искәртә. Якыннарыбызны, тирә-юнебездә яшәүче өлкән яшьтәгеләр, ялгызлар, инвалидларны да игътибар үзәгеннән читтә калдырмаска һәм шул ук вакытта тәртипсез тормыш рәвеше алып баручыларга карата да битараф булмаска кирәк.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Фото http://susanin.udm.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңа Юл зәһәр суыкта ягулыксыз калган