Яңа Юл осталары күргәзмәсе шаккатырлык
Яңа Юл микрорайонының күп функцияле үзәгендә кул эшләре күргәзмәсе ачылды.
Анда 18 кешенең һәм "Әллүки" балалар бакчасының эшләре урын алган. Алар арасында агач эшләнмәләр, чигешләр, бәйләм әйберләр, келәмнәр, курчаклар һәм башка күп төрле кул эшләре бар.
"Без былтыр да шундый күргәзмә оештырган идек. Анда да халык бик теләп катнашты. Быелгы күргәзмәбез дә шулкадәр бай. Кешеләрнең сәләтенә, фантазиясенә сокланып туймаслык. Аларның һәрберсенә рәхмәт әйтәсе килә" - ди үзәкнең сәнгать җитәкчесе Регина Вәлиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев