Яңа Юл активистлары юл кырларына агачлар утырттылар (ФОТО)
ҖӘМГЫЯТЬ

Яңа Юл активистлары юл кырларына агачлар утырттылар (ФОТО)

​​​​​​​Яңа Юл бистәсендә яңа урамнарга таш юл түшәү, төзекләндерү эшләре дәвам итә.

Быел олы юл кырына тротуар салыну халык өчен көтеп алынган шатлыклы вакыйга булды. Көзнең соңгы җылы көннәреннән файдаланып, 10 һәм 11 нче территориаль иҗтимагый үзидарәләре җитәкчеләре, бер төркем активистлар һәм 9 нчы урта мәктәп укучылары бу тирәгә декоратив агач-куаклар да утырттылар.


Нет комментариев