Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яңа прект - Азнакай гаиләләренең мөнәсәбәтләрен яхшыртуга юнәлгән

Әтиләр һәм балалар арасындагы проблемалар гомер бакый булган һәм аларны ничек хәл итәргә дип баш ватканнар. Районыбызда оешкан "Гармония" педагогик-психологик хезмәте тарафыннан "Ата-аналар университеты" дигән проект эшләнде. Ул нәкъ менә гаиләдәге мөнәсәбәтләрне җайга салуга, тәрбия өлкәсендә ата-аналарны гамәли күнекмәләргә өйрәтүгә юнәлдерелгән. Бу психолог белән ата-ана арасында ике яклы элемтә урнаштырырга...

Әтиләр һәм балалар арасындагы проблемалар гомер бакый булган һәм аларны ничек хәл итәргә дип баш ватканнар. Районыбызда оешкан "Гармония" педагогик-психологик хезмәте тарафыннан "Ата-аналар университеты" дигән проект эшләнде. Ул нәкъ менә гаиләдәге мөнәсәбәтләрне җайга салуга, тәрбия өлкәсендә ата-аналарны гамәли күнекмәләргә өйрәтүгә юнәлдерелгән. Бу психолог белән ата-ана арасында ике яклы элемтә урнаштырырга һәм проблемага төрле позициядән карарга мөмкинлек тә бирә.

Әлеге проект кысаларында 2 апрельдә "Безнең хисләр диңгезе", "Ата-аналар күзлегеннән гаилә" дигән темага тренинглар, тәрбия чараларына багышланган мастер-класслар, гаиләдәге киеренке мөнәсәбәтләр зонасын ачыклагыч ата-аналар лекбизы үткәрелде. Аларда район җитәкчеләре дә катнашты.

6 апрельдән "Мин үзенчәлекле бала" проекты старт алды. Без физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларның проблемалары белән эшчәнлегебез барышында очраштык һәм аларга үз эчләренә бикләнгәнлектән, чарасызлык тойгысыннан, психолик киеренкелектән котылырга, аралашу киртәләрен җимерергә ярдәм итәсебез килә. Проект барышында мастер-класслар, занятиеләр, тренинглар, шәфкатьлелек акциясе, төрле бәйгеләр оештыру, төбәкне өйрәнү музеена сәяхәт каралган.

Лилия Васильева, педагогик-психологик хезмәт җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев