Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яңа елны югары уңышлар белән

"Марс" хуҗалыгында езмәткәрләрне хөрмәтләү, бәйрәмнәрен бергәләп уздыру матур традициягә әйләнгән. Менә быел да терлекчеләр бергәләп Яңа ел каршыларга җыелды. Хезмәт уңышлары югары булгач, бәйрәм итүе дә күңелле. "Марс" хуҗалыгы - районда тотрыклы, алдынгы хуҗалыкларның берсе. Ул авыл хуҗалыгының һәр тармагы буенча район күләмендә алдынгы урында бара. Хуҗалык эшчәннәре якынча көнгә...

"Марс" хуҗалыгында езмәткәрләрне хөрмәтләү, бәйрәмнәрен бергәләп уздыру матур традициягә әйләнгән. Менә быел да терлекчеләр бергәләп Яңа ел каршыларга җыелды. Хезмәт уңышлары югары булгач, бәйрәм итүе дә күңелле.
"Марс" хуҗалыгы - районда тотрыклы, алдынгы хуҗалыкларның берсе. Ул авыл хуҗалыгының һәр тармагы буенча район күләмендә алдынгы урында бара. Хуҗалык эшчәннәре якынча көнгә 7 000 килограммга якын сөт савып алалар. Ел нәтиҗәләре буенча кәкре елгалылар 30 мең 133 центнер сөт сауганнар. Бу бер сыерга 7 мең 585 кг дигән сүз. Алдынгы сыер савучылар Лилия Зәйдуллина (7 мең 585 кг сөт сауган), Света Сәлахова (6 мең 694 кг), Гөлнар Вәлиева (6 мең 422 кг), Роза Филиппова (6 мең 385 кг), Рәмзия Мостафина (5 мең 633 кг), Зөлфия Сәхвәтшина( 5мең 213 кг); бозау караучылар Гөлүзә Васикова (бер бозауга тәүлеклек үсеш 846 гр), Минзилә Сөнгатова (845гр), Зилә Нәҗмиева (815 гр), Альбира Сабирова (953 гр), Таһира Мөхәммәтшина (835 гр) яңа елны матур күрсәткечләр, хезмәт уңышлары белән каршылыйлар. Әлеге уңышларда ферма мөдире Илмир Гарипов, зоотехник Мисхәт Җәмилов, мал табибы Артур Фәррахов, Кәтем авылы фермасы мөдире Филизә Арсланованың да өлеше зур.
Хуҗалык җитәкчесе Рамил Зарипов терлекчеләрне бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен җиткерде, фидакарь хезмәтләре өчен олы рәхмәтен белдерде һәм алдынгыларга акчалата бүләкләр тапшырды. Аның теләкләренә хуҗалыкка кураторлык итүче район вәкиле Марат Авзалов, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рөстәм Әхмәтшин, авыл хуҗалыгы аксакаллары Хәбиб Баянов, Рудис Сәлахов һәм башкалар кушылды. Бәйрәм мул итеп әзерләнгән табын артында концерт номерлары, күңелле уеннар белән дәвам итте. Терлекчеләр өчен бәйрәме дә, ял сәгатьләре дә санаулы гына. Менә бүген дә алар табыннан туры фермаларга кузгалдылар. Җитәкчелек тарафыннан хөрмәт, кайгыртучанлык булганда күңелләр дә күтәренке, эшкә яңадан-яңа дәрт уяна.
- Фермаларыбыз чиста, заманча ремонтланган, терлек азыгы рационы бай. Район җитәкчелеге ярдәме белән уздырылган сөтүткәргечләр, бозауларга җылы сөт таратучы "сөт такси"лары - һәммәсе дә безгә булган игътибарның чагылышы, эшебезне бермә-бер җиңеләйтә, - диләр терлекчеләр.
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңа елны югары уңышлар белән